Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…

      – Аңлашылды. Әйдә.

      Нәфисәләрнең өй түбәсеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишекләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алрга да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк-бар кеше түгел, ә нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..

      * * *

      Өй түбәсеннән төшкәч, тузанга батып пычранып беткән киемнәребезне мунчадагы суга батырып куйдык та, минем алмаш күлмәк-ыштаннарны киеп урамга чыктык. Тәэсоратларыбыз тирән дә, көчле дә булып, аны кем беләндер уртаклашасы килә иде. Ләкин урамда бер кеше дә күренмәде. Ә без бөтен дөньяга яңгыратып: “Нәфисәләрнең чардагында башкача бернинди гүләү дә ишетелмәячәк!” – дип кычкырыр яшьтән узган идек. Хәер, башка вакыт булса, иптәш малайларның тәрәзә төбенә басып, ачы итеп бер генә сызгырып җибәрер идек тә… Ә бу юлы… Бу юлы без алай итәлмәдек. Әллә ничек үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Тып-тын урамда сызгыру, кычкырып кемнедер чакыру, гомумән, нинди дә булса аваз салу үзе үк ниндидер ярамаган эш, гайре табигый хәл булып тоелды шикелле. Аннан соң урам да ничектер үзгәреп, кабат беркайчан да чыкмас өчен кабыгына кереп бикләнгән ташбакадай күңелсез булып калган иде

      Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлевәннәр итеп тойган идек. Барсы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки, кешелләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә.

      – Әйдә, нәнәйгә су китерик, – диде Айрат күңелсезләнеп, – Болай эт сугарып йөргәнче…

      – Өйгә керик әле, – Минем чишмәгә барасым килми, шушы кадәр битарафлыктан чишмә суы да боз булып туңгандыр сыман иде,– Картый коймак пешергән бугай.

      – Чардакка менгәнне сизмәде микән?..

      – Сизсә соң…

      Картый чынлап та коймак пешергән, өстәл әзерләгән иде.

      – Кайда югалып йөрисез?!. Сезнең өчен котым очып торды бит, – дип каршылады ул, – Әйдәгез, утырыгыз.

      Без мулла песиләре сыман өнсез генә өстәл артына шудык. Коймак тәмле иде. Балга мана-мана бер тәлинкәне йомдырып куйдык.

      – Тәмле! – диде Айрат, авызы коймактан бушаган арада, —Во!

      Мин чын күңелдән хуплап баш кына кактым.

      – Ачыгуың җитсә-ә… – дип сузды картый, бәхетле елмаеп, һәм шундук сүзне икенчегә борды, – Халисә апаңнарның өй түбәсеннән андый-мондый тавыш ишетмәдегезме?

      – Юк, дип алдаштым мин, – Без елга буена бардык.

      – Йорттан ерак йөрисе булмагыз, –