Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

яман эшләр кылырга мәҗбүрли…

      Аракы, яки тәмәке турында картый мисаллар китерә-китерә сөйләп, сәгатьләр буе үгет-нәсихәт укырга мөмкин. Алай булмагыз, аракы эчмәгез дип әйтми ул, ипләп кенә үзенекен бөгә: фәлән кеше шулай-шулай итеп бик матур гына дөнья көтеп киткән иде, ләкин шул зәхмәткә бирелеп, фәлән-фәлән бәлаләргә юлыкты, алай-болай итеп йөреп, шундый-шундый шартларда адәм мәсхәрәсенә калып мәрхүм булды, яки менә фәлән абзый… Үч иткәндәй, шундый мисал китерерлек бәндәләре дә күп бит аның. Кыскасы, аны тыңлый башласаң, җәйге каникулыңның әрәмгә үткәнен көт тә тор. Шуңа күрә, ул бик тирәнгә кереп киткәнче, мин сүзне икенчегә бордым:

      – Картый, Актүш үлмәгәндер бит? Күзгә-башка күренми.

      – Актүш?! – Картый бу исемне беренче ишеткәндәй аптырап калды, – Аның турында бөтенләй онытканмын бит. Чынлап та кайда икән ул?

      Мин картыйның кыяфәтеннән елмаеп куйдым.

      – Безнең дә песинең күптән күренгәне юк, – диде Айрат моңсу гына, – Бәбәйләргә тиеш иде.

      – Убыр бумады микән?– дидем мин, вампирлар турында укыганымны искә төшереп, – Алар бит кечкенә җанварларга да ябешә, диләр.

      – Убыр… – картый бик тә күңелсез иде, – Песиләргә дә тияргә мөмкин микәнни… Алай булса, эш харап, егетләр…

      Картый авызыннан “егетләр” дигән сүзне ишеткәч, минем муен зураебрак киткәндәй тоелды. Тик шундук кире үз урынына кайтты.

      – Бүген безнең урамныкын гына түгел, ә колхоз сарыкларын да буып ташлаганнар. Көтүе белән. Сез күргәнсездер инде, бер төркем ирләр ауга чыгып китте.

      Ул нәрсә хакындадыр уйланып торды да өстәп куйды:

      – Бүре генә булса, ярый да бит…

      Миңа ничектер күңелсез булып калды. Аркаларына мылтык, ук-җәя аскан авыл агайларының ауга киткән чагын күрә алмау үкенеченнән йөрәк кысылып куйды. Мин сезгә әйтмәгәнмендер әле, әтием язучы минем. Ул борынгы заман батырлары турында шултиклем мавыктыргыч хикәятләр сөйли дә мин аларны кинода күргәндәй булып, аларга охшарга тырышып көннәр-төннәр буе саташып йөри идем.

      Әти турында бер башлагач, әйтеп бетерим инде, ул үзе ятим үскән, шуңа күрә минем өчен өзелеп тора, нәрсә теләсәм – шуны үтәргә әзер. Хәер, болай дип әйтүем бик үк дөрес түгел, ул вакыты белән мине әрләп тә, бәргәләп тә ала. Болай гына, әтиләрчә генә. Андый чакларда минем дә бик тә тәртипле, бик тә акыллы малай буласым килеп китә. Тик мин әтине беләм, ул бер кайчан да тәртипле малай булмады, я язарга ярамаган нәсәләр турында язып, әни әйтмешли, карьерасын үтерде, я бөтенебезне дә бер тиенсез калдырып китте дә… зу-ур акча алып кайтты. Ул юкта кыен булды инде… Тик ул кайткач, мин сыйныфта иң бай егет идем. Кызларның да, егетләрнең дә барсы да диярлек минем янда бөтерелеп торды. Мактана димәсәгез шунсын да әйтим, сыйныфташ бер малаебыз әтисенә болай дип тә әйткән: “Әти, ник син министр гына булдың инде, ник язучы булалмадың – әнә, Илһамның әтисе язучы булгач, аның акчасы муеннан.” Ә дөресен генә әйткәндә, әтинең бер кап тәмәкегә тилмереп утырган чаклары да бар, тик аз гына баеп китсә ул миннән акча жәлләми, сораганымны биреп тора. Ә мин аларны җыеп