Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.

      Теге кеше селкенеп куйгандай булды.

      – Илһам!

      Мин тертләп киттем.

      – Илһам, син исәнме?!.

      Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?

      Нинди таныш тавыш.

      – Илһам, ник дәшмисең?

      Мин кинәт барсын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:

      – Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!

      – Илһам!

      Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган “кеше” дигәнем – чардакка мендереп куелган иске киемнәр булып чыкты.

      Мин исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркумны яшерү исәбеннән дә кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.

      – Котымны алдың, – диде ул, еш-еш сулап,– Мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…

      Һәм ул да көләргә тотынды.

      – Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, – диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, – Карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.

      Без таякларны әзер тотып акырын гына киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп бераз тын тордык.

      – Карале, табут,– диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:

      – Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?

      – Әйдә, ачып карыйбыз.

      Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештерми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада,