Марат Кәбиров

Сагындым. Кайт инде


Скачать книгу

колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелгәндәй булды:«Рәхмәт сиңа, улым…»

      Әтисе!!!

      Кайтты!!!

      Ул ялт итеп артына борылды. Әтисен кчаклап алырга җыенып кулларын җәйде. Тик тирә-юндә беркем дә юк иде. Ул әле анда, әле монда ташланып якындагы кабер куакларын карады. Юк. Беркем дә.

      Юк.

      Дөнья кинәт чәлпәрәмә килде, малайның бөтен булмышын ачы әрнү дулкыны ялмап алды. Йөрәктән кан тамганы ишетелә кебек иде.

      Тик өмете өзелеп бетмәде.

      Ә бәлки…

      Күбәләк авыл ягына очып китте бит.

      Бәлки, әтисе аны өйдә көтәдер…

      …Искәндәрне күрүгә әнисенең йөзе яктырып китте:

      –Нәрсә, тының-көнең бетте. Көтүдән кайткач, бераз ял итәр идең…

      Искәндәр очкынланып янган күзләрен әнисенә төбәде:

      – Әти кая?

      Әнисе өнсез калды. Искәндәрнең дә күзендәге шатлык чаткыларын болыт каплады, башы үзеннән-үзе түбән иелде.

      – Кайтмады мени… – диде ул, елак тавыш белән,– Кайтырга тиеш иде бит…

      Ләкин еламады.

      Еламады, күңеленең бер почмагында өмет уты тагын балкып китте. Моның өчен озак вакыт кирәк, диде бит Шәгали бабай. Әлбәттә, шулайдыр. Уен эш мени?! Нинди генә вакытлар кирәк булса да түзәчәк ул, терелтәчәк ул әтисен. Терелтәчәк. Таң гына атсын, иртәгә тагы зиаратка барыр. Әтисе иртәгә терелмәсә, аннан соң да…

      Искәндәр урыныннан калкынып, чоланның кечкенә тәрәзәсенә карады. Төн карасы сыекланып килә иде инде.

      Таң атарга, барыбер, ерак әле…

      * * *

      Язучы акча яткан почмакка борылып карады. Һәм калкынып куйды.

      Аның бу халәтен күргән комиссия әгъзалары шундук тынып калды. Тагы нәрсә булырын күзәттеләр.

      Акчаның нәрсә икәнен ул яхшы белә иде. Теге заманнарда ук әле акчасыз калып кемгә барырга, кайда сугылырга белми йөргән чаклары хәтсез булды. Шул мәлләрдәге кичерешләрен хәтерләп, язучы елмаеп куйды.

      Акча…

      …Дөнья матур иде. Сабый күзендә балкыган шатлык очкыныдай, күктә шаян кояш елмая, аның көләч нурлары зәвык белән төзелгән мөһабәт йортларның түбәләрен алтынга мана, алтын түбәле йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең бәхетле булуына сөенгәндәй чиксез горурлык белән башларын күккә чөйгән, алар үзләре дә ниндидер яктылык, кешеләр күңеленнән сибелгән изге хисләр тарата, ул хисләрне тәнеңнең һәр күзәнәге тоеп тора, ул хисләр ягымлы да назлы дулкын булып сулышларыңа үтеп керә, кан юллары буйлап бөтен тәнеңә таралып, хәрәкәтләреңне ашкынулы итә, иңнәреңә канат үскәндәй тоела һәм син «канатымның каурыйлары нинди төстә икән?» —дип, ирексездән артыңа борылып карарга мәҗбүр буласың, бер нәрсә дә күрмисең, әмма канатларың барлыгына һаман ышанасың, ышанасың, чөнки һәр кисәге, һәр күзәнәге сихри яктылыктан, назлы тылсымнан тукылган бу дөньяда башкача булуы мөмкин түгел, монда тик изге күңелле, алтын канатлы кешеләр генә яши, ә кайчагында аларның барсы да фәрештәдер, гади кеше түгелләрдер, гади адәм балалары болай ук якты күңелле, саф хисле һәм пакь ниятле