Марат Кәбиров

Сагындым. Кайт инде


Скачать книгу

кайдадыр чыгып китә. Синең инде барыр урының юк. Дусларың күптән коточкыч җанварга әйләнгән, алар сине якын китермиләр, я тешләп алалар, я урап узалар. Урамнарда монстрлар йөри. Өеңдә комак җаныңны кимерә. Син ялгыз. Изгелек һәм кешелеклелек хәрабалары арасында басып каласың. Күктә кара болыт. Җирдә караңгылык. Син дөньяның соңгы могиканы.

      Урамдагы сасы күләүектә кинәт үз-үзеңне күрәсең. Һәм куырылып катып каласың. Чынлап тамы бу хәл?! Төш түгелме?! Һәм куркудан ярсып кычкырасың. Үз тавышыңнан уянасың килә. Ләкин уянмыйсың, чөнки бу – өн. Һәм көзгегә йөгерәсең, күләвектә күргән нәрсәләрнең дөрес түгеллегенә ышанасың килә. Ләкин көзгедә дә шул ук күренеш каршы ала: сиңа аптыраулы күзен төбәп, олы бер суалчан карап тора. Син бер суалчанга әйләнгәнсең!

      Һәм син, чынлап та, үзеңне суалчан итеп тоясың. Ирексездән күңелеңне курку били, кемдер килеп сытып китәр кебек була. Син инде аяк тавышларын да ишетәсең. Тик котылу юлын табалмыйсың. Җир тишеге булса, кереп качар идең…

      Әмма шунда кинәт… Шунда кинәт хәтереңә төшә… Кара көннәр килә-калса диеп, яшереп куйган акчаң бар, ләбаса! Ничек оныткансың бу хакта син, ник иртәрәк исеңә төшмәгән?! Син белмисең… Бу мөһим дә түгел… Һәм син шул акчага йөгерәсең. Аны кабат кулыңа алу белән тирә-якта бер могъҗиза була. Дөнья кабат якты нурга тула, ул изгелек белән балкып китә. Дусларың да сиңа шат елмая:«Ярдәм кирәк булса үземә кил, Бергә-бергә яшик!» Хатының да мәхәбәттән тулган карашлары белән сине назлый:«Кадерлем син минем… Бердәнберем!..» Балаларның шат тавышы яңгырый. Дөнья кабат үз хәленә кайта.

      Дөнья кабат елмаюын кия…

      Язучы күзләрен акча пачкасыннан алалмыйча, торып басты.

      Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылды. Комиссия әгъзалары елмаешып куйды. Менә кайда иң кызыклы мизгел! Башлык, бар көчен җыеп, аның чыраена типте. Ләкин ни сәбәптәндер шул мизгелдә үк үзе как идәнгә барып төште, калак сөякләренең шыртлаганын ишетте, үпкәләре урыныннан күчкәндәй булды. Ул арада кемнеңдер үкчәсе аның борынына басты да кинәт борылыш ясап, танавын чүпрәккә әйләндерде. Комиссия башлыгы һушын җуйды. Язучы сугыша белә иде. Мизгел эчендә ул икенче милиционерны да идәнгә сузып салды. Һәм өченче тәртип сакчысына карап катып калды. Хатын-кызга аның кулы күтәрелми иде.

      Ул үзенең нинди ахмаклык эшләгәнен белә иде. Котылу юлы бер генә булырга мөмкин. Язучы күзен акайтып, акча яткан почмакка ташланды. Тик пачканы үрелеп алдым гына дигәндә, бөтен тәнен нәрсәдер көйдереп узды…

      Искәндәр инде әтисенең мәңгегә дә терелмәячәген, үзенең гомер эчендә бер генә кабат та аның күзләренә карап:«әти» – дип әйтә алмаячагын белә иде. Моның никадәр гаделсезлек, ачы югалту икәнен күңеле белән тойса да, акылы белән ул үз язмышына күнегеп бара иде инде.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно