Марат Кәбиров

Сагындым. Кайт инде


Скачать книгу

яшь чагында ук үлеп киткән. Әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр аның турында. Берәр әбинең сумкасын күтәрешеп кайтса да, су китерсә дә: «Әтиеңә бигрәкләр охшагансың, уңгансың. Ходай хәерле гомерләр бирсен, балакаем!», —диләр. Искәндәр әтисен хәтерли кебек. Менә ул бишектә ята, ә әтисе аңа иелгән дә улын көлдерергә тырыша. Аның көлүе әле дә яңгырап киткән кебек…

      Әгәр бу хәл чынлап та булган икән, Искәндәрнең хәтере якты күренешләр белән ачылган, димәк. Булгандыр ул, нәкъ шулай булгандыр. Булырга тиеш.

      Әтисе белән бәйләнгән бүтән хатирәләр сагыштан һәм күз яшьләреннән генә тора бугай. Бәхетле чагын томан аша гына хәтерләсә, җан әрнеткечләрен аерма ачык күзаллый малай. Теге вакытта, күпер башында япа-ялгыз калган чагыннан алып…

      Көннәрнең берендә Искәндәр яшьтәше белән тәпәләшеп алды. Ул көч-гайрәттән мәхрүм түгел иде. Көндәшенә ярыйсы гына эләктерде. Казлар куып кайтып килгән әнисен күрүгә теге малай ил буып акырырга тотынды. Хатын яшендәй атылып килде дә Искәндәрнең муеныннан буып алды. Аның күз алдында т шарлары биеште. Хатын каргана-каргана хәлсезләнеп җиргә чүгә барган балага соңгы тапкыр типте дә һаман да балавыз сыгып торган улын назлап кочып алды:«Әй, улкаем минем… Нык кыйнадымы уйнаштан туган нәстә…»

      Малай Искәндәргә карап шыңшыды: «Абыйларга әйтәм мин сине!»

      Искәндәр аны ишетмәде. Аның бөтен тәне әрни, күз алдында әле булса аллы-гөлле ут шарлары биешә иде. Тамагына утырган төер бераз таралгандай булгач торып утырды, яңагы буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртте, тирә-ягына каранып алды – кеше-фәлән күренми иде. Ярый, әнисенә әйтеп тормас. Әләкләшкәнне яратмый ул. Үсәр әле… Искәндәр дә бер үсеп җитәр әле…

      Елга буена төшеп юынгач, тәне бераз җиңеләеп киткәндәй тоелды, моңа кадәр сөйрәлеп кенә атлаган аяклары да тыңлаучанга әйләнде. Күңелдәге төер генә таралмады, тән әрнүләре җанга күчте. Эх, нишләп Искәндәр әкият батыры булып тумады икән?! Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп, үзеңне рәнҗеттермәслек дәрәҗәләргә җитсәң икән…

      Теге малай чынлап та абыйларына әйткән икән шул, капка төбенә өчәүләшеп чыгып басканнар. Аларны күрү белән Искәндәр урамның икенче ягына атлады. Ләкин малайлар моңа да әзер иде, искәндәрнең өстенә йодрык зурлыкташлар, каткан балчыклар ява башлады. Малай җиргә иелде. Нәкъ шул вакыт кабыргасына ниндидер каты нәрсә килеп бәрелде, таш булгандыр, ахры, сулышларын көйдереп алгандай тоелды. Искәндәр учына йомарлап өлгергән ташын җан ачуы белән капка төбендәгеләргә тондырды. Нәрсәдер чәлпәрәмә килде, әле генә батыр солдатлардай атакага ташланган өч малай, өйләренең ватык тәрәзәсенә карап, катып калды. Искәндәрнең дә йөрәге жу итеп куйды, ләкин ватык тәрәзәле өйдән ишетелгән тавыш аны тиз һушына китерде, малай бар көченә өйләренә чапты.

      Капка төбенә җиткәч, еш-еш сулап артына борылып карады – куа килүче юк иде. Малай шыпан-шыпан гына ихатага узды, тир-ягына каранды – әнисе яшелчә бакчасында нәрсәдер утый иде, абзарга бур песидәй кереп киткән улын күрми дә калды.

      Әле күптән түгел генә дөньяга килгән ала бозау