Марат Кәбиров

Сагындым. Кайт инде


Скачать книгу

кими, әллә башка сәбәп килеп чыга… Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Акчаң бетә, аны бик тиз табу юллары да томаннарга кереп юкка чыга. Ә син ары барып сугыласың, бире бәреләсең – файдасы юк. Балаларның бәхет авазларын, челтерәтеп көлү тавышларын әллә нинди салкын җилләр урлый, күзләренә сагыш пәрдә кора, алар сиңа авыр сүз әйтмиләр, алар синнән нидер көтә генә; хатыныңның күзләренә карап бәхет күлләренә чумалмыйсың, үз-үзеңне Гераклдай итеп, кодрәтле зат итеп тоялмыйсың, ә фәрештәң синең күзгә карый, нидер көтә, нидер өмет итә; син аларның нәрсә көткәннәрен ачыклардан-ачык төшенәсең, һәм бер вакыт теге дусларыңны, иң-иң якын, якты дусларыңны шатлык белән искә төшерәсең, алар сине газапларга бирмәс, алар сине яклап-саклап калыр, аягыңнан язсаң, аяк булыр, канатларың сынса, канат булыр; һәм син ялгыз түгеллегең аңлап, күңелең тулы якты өмет белән, якын дусларыңның беренчесен эзләп табасың, элек тибеп кенә ачып кергән ишек янына барып басасың да тәвәккәлләп ишек кагасың, дустың сине колачларын җәеп ихлас шатлык белән каршы ала, шундук табын кора, шәраб коя, гапь куера һәм син кыяр-кыймас кына хәсрәтеңне ачып саласың, дустың сине диккать белән тыңлый, җылы сүзе белән юата да зур борчылу белән әйтеп куя:« Синең өчен бер ни жәлке түгел, җанымны да бүлеп бирер идем, тик, гафү ит, акча бирә алмыйм, үземнең дә көймәм комга тигән, бер тиенгә тилмереп йөргән чагым…»; бу дустыңның ихлас күңел белән син дип борчылганын аңлыйсың да аның авыр хәлгә калганында ярдәм итә алмаганың өчен кайгырасың, дустың әйбәт, дустың алтын кебек, ул җанын да бүлеп бирер иде, ләкин сиңа бүген җан кирәкми, сиңа бераз гына акча кирәк; күңелең тулы сүнмәс өмет белән икенчесен эзләп китәсең, ул елмаеп сиңа каршы чыга, синең якын дустың икәнлеген һәрбер хәрәкәте әйтеп тора, әмма гозереңне ишетү белән, аны, гүя, кемдер алыштыра:«Кешедә акча булыр вакыт мени?!» – ди ул һәм син тулысынча килешәсең, кешедә акча булыр вакыт түгел, шундый авыр мәлдә дусларыңны кыен хәлгә куеп йөргән өчен үз-үзеңә нәфрәтең арта, җинаятьче булып тоеласың, ләкин синең башка бер чараң юк, сиңа акча кирәк, бүген кирәк, өзек өметеңне ялгый-ялгый, өченче дус янына юл аласың; дусларыңның берсен калдырмыйча урап чыгасың да, бер нәрсәгә ачык төшенәсең – бу дөньяда акча беткән икән.

      Бар дөньяда акча беткәнлеген инде җирдә бөтен кеше белә, син беләсең, бар дусларың белә, тик хатының гына аны белми, ул гына да түгел белергә дә, хәтта аңларга да теләми ул, аның наданлыгы җанга тия, шул кадәр дә надан булып яшәп була микәнни соң дип әрнисең, ә ул һаман үзенекен тукый:«Балаларга юньле кием кирәк, ә табынга тәмле ризык кирәк»; син үзең дә аны чамалыйсың, кирәк икәнлеген яхшы аңлыйсың, ләкин бер нәрсә дә кыла алмыйсың – чөнки Җир шарында акча беткән; ә хатының, надан, шуны сизми, ул һаман да үзенекен сөйли:«Кибетләр бит, никтер, һаман эшли, алны-ялны белми базар гөрли, бар урында гигант сәүдә бара, кеше нидер сата, сатып ала… Нишләп акча бетсен бу дөньяда?!»

      Син дөньяга тутырып карыйсың да моңа кадәр күрә алмаганны күрәсең: чынлап та бит, кемдер сата икән, кемдер сатып ала икән бит,