дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:
– Барыбер аяклары какшаган, – ди ул, карышып.
– Юк. Шөрепләре какшаган. Софа аяклары – алар менә какшаган, шыгырдый. Күршеләрдән оят…
– Әйтәм җирле тәбә генә пешергәнсең, Кәүсәрия, – туймасаң, минем колак итен ашар өчен икән. Ә мин ни ашыйм?
– Көндәге рационыңны: тугызга кадәр газета я журнал, аннары – «Вакыт» программасы, бер чынаяк кофе һәм – пьеса. Ә иң соңыннан, үт куыгың юлы ачылсын өчен, ярты стакан бөтнек төнәтмәсе.
Алар өстәл яныннан купканда, сәгать тугыз тулып килә иде инде. Хатын кухняда савыт-саба юа кала, ир, бүлмәгә чыгып, кәнәфигә утыра да бер өем газета актара башлый. Күкеле сәгать тугызны суккач, телевизор кабыза. Бераздан телевизордан һава торышын әйтерләр. Ир телевизорны өзеп, өстәл лампасын кабызыр да бүлмә утын сүндерер һәм машинкада яза башлар. Ә ваннада юына башлаган хатыны нәкъ шул вакытны:
– Әй, арканы уып чык әле! – дип аваз салыр.
Ир берара югалып торыр һәм, яңадан машинкасы янына утыргач, ашыга-ашыга сигарет кабызыр…
…Халатының путасын бәйли-бәйли, Кәүсәрия ваннадан чыга. Бүтән көннәрне, өйдә тәмәке тарткан өчен, иренә тел тидерми ул. Ә бүген монысына да сәбәп бар: ваннада ник, ичмаса, колакны кытыкларлык бер сүз әйтергә омтылып карасын Гыйззәт!
– Өйдә тартма, – ди Кәүсәрия. – Бүлмәгә исе сеңә. Гомумән, йә ташларга вакыт, йә әнә – тыш.
Гыйззәт урамга чыгып китә, ә Кәүсәрия чәченә бигудилар чорнап кала. Гыйззәт өйләреннән ерак түгел генә торган кызыл эчле телефон будкасы тирәли йөренә, ә Кәүсәриянең монда һич кенә дә эше юк, чорный да чорный чәчен бигудига. Ул университетта психология укыта.
«Ярый, софа шыгырдый, анысы минем гаеп. Тик бит ялкаулыктан түгел, кул җитмәүдән! Каян җитсен эштән соң язып? Үзем өчен генә мәллә?.. Ипи алып кайтмый, имеш! Тун алып кайтам дигәч җибәрмәде, үзе китте. Һәм алып кайтты… дүрт йөз тәңкәлеген аласы урынга сигез йөзлекне!.. Театрларда биш пьесам уйналып ятамыни? Ипи!.. Күрсәтәм мин хәзер сиңа ипи!» – дип уйлана Гыйззәт. Кесәсеннән вак акча алып, телефон будкасына кереп китә дә номер җыя. Ул тәмәке дә тарттырмыйча квартирыннан урамга куып чыгарган хатынына шылтырата. Башка көннәрне тартканны, бүген ник ярамаган?.. Тик мөнәсәбәтләрне чуалтып җибәрү өчен артык кечкенә сәбәп түгелме соң әле бу? Гыйззәт трубканы элеп куярга уйлаганда гына, Кәүсәриянең чит кешеләр белән сөйләшкәндә генә куллана торган мөлаем тавышын ишетеп туктап кала. Әнә ич:
– Тыңлыйм сезне, – ди хатыны, бактың исә елмаядыр да әле. Шушы тавышы һәм шул елмаюы белән ирен каршыласын ул!
– Гафу итегез, ханым… – дип, Гыйззәт сүзне ничек башлап китәргә белмичә тотлыгып кала. Тәмәке тарттырмыйча өйдән куып чыгарганы өчен генә, йокы алдыннан шундый матур, йомшак тавыш иясенең кәефен кырырга ул бит әле катып беткән хиссез ир түгел! Ул, шаяртырга, өйгә кергәч, рәхәтләнеп бер күңел бушатырга исәпләп: – Ханым… бу… Айзек Азимовлар фатирымы? – дип сораганын сизми дә кала.
– Юк, номерны ялгыш җыйгансыз, – ди Кәүсәрия коры гына.
– Җиде