күчер дип күпме әйттем! Ниндидер тип шылтырата, – дип каршылый аны Кәүсәрия.
Гыйззәт аның күзенә карарга тели, ләкин кыймый. Кәүсәрия ачулы, иренә күтәрелеп тә карамый… «Таныган, тик яшерәме? Иң кирәк чагында гына козырь итеп салмакчыдыр, козырь итеп… Саграк, Гыйззәт!»
– Котлыйм! Ниһаять, сиңа да күз төшергәннәр икән. – «Ул ир-атның үз ирең икәнен беләсеңме икән син?»
Кәүсәрия бинокльле ир яшәгән квартир тәрәзәсенә күз төшереп ала. Утлары юк.
– Ярый, мин ятам инде, – ди Кәүсәрия, иренә елышып. Ә иренең күңелен: «Ә нәрсә сөйләшкәнебезне әйтмәде, яшерә», – дигән шик тырный башлый. – Әгәр берәрсе чынлап торып шылтыратса, бу нишләр иде икән? Ихтимал, миңа нәкъ шушылай ук елышыр иде. Артыграк та кыланыр әле, мут».
– Режиссёр финалны башкачарак күрергә тели. Языйм әле мин, – ди Гыйззәт, Кәүсәрияне үзеннән сак кына читкәрәк этәреп.
Ә Кәүсәрия кисәк кенә аңа аркан борыла да, юри кырыс итеп:
– Алайса, сәгать герләрен күтәреп куй! – дип кычкыра. Ул иренә елышканы өчен оялып китә. Чишенгәнен теге бинокль иясе карап торгандагы кебек.
– Мине вак-төяк белән ваклама әле, – ди Гыйззәт.
«Инде мин дә вак-төяк микәнни? Миңа телефоннан җыен тинтәккә җавап биреп утыру гына калды микәнни?..» – дип уйлый Кәүсәрия һәм, уфтанып, сәгать герләрен күтәреп куя да софага менеп ята.
Гыйззәт җавап бирми. Машинкасын алып, өстәл лампасын сүндерә дә кухняга чыгып китә.
Икенче көнне Кәүсәриянең чәе кайнап, боткасы пешеп чыкмас борын, Гыйззәт кайтып керде. Чишенмичә генә кухняга үтте дә горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куйды.
– Ник дәшмисең? – диде ул.
– Ә син?
– Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый ул.
– Кыргансың инде: айга бер мәртәбә ипи алып кайткан, янәсе.
– Аның каруы пьесаны тәмамладым, ә ул режиссёрга ошады.
Кәүсәрия ашарга бүлеп куйды.
– Тагын карабодай боткасы! – диде Гыйззәт.
– Бишенче номерлы диета, үскәнем. Бераздан кефир эчәрсең. Кичен ашарга дигәнеңне дошманыңа бир, дигән халык.
– Үзенә дигән итне миңа китерсә, мин теләсә кемнең дошманы булырга риза.
– Хәзер син генә түгел, бөтен кеше диетик.
Кичәге бәхәсләрне искә алмыйча гына ашап-эчтеләр. Кәүсәрия савыт-саба юа башлады, ә Гыйззәт, рәхмәт әйтмичә генә торып, урындыкларны берәм-берәм өстәлгә каплады да шөрепләрен кыса башлады. Мондый хәлнең өйдә күптән булганы юк иде инде.
– Ни булды? – дип кычкырып җибәрде Кәүсәрия. – Пьесаңны кире кактылар мәллә?
– Урындыкның пьесага ни катнашы бар?
Гыйззәт, эшен төгәлләп, бүлмәгә чыкты да, ачкыч белән борып, софа аякларын ныгыта башлады. Кәүсәрия дә аңа ияреп чыкты:
– Әйтәм ич, пьесаңны кабул итмәгәннәр.
Ачкычын ташлап, Гыйззәт Кәүсәрияне софага күтәреп салды, үзе янәшә ятты.
– Шул, драмаңны кире борганнар икән. Югыйсә урындык белән софа төзәтәсеңме соң син!
– Пьеса ахырына яңа вариант таптым. Бүген бетерәм. Режиссёр да хуплады.
– Героиняң ирен ташлыймыни?
– Ташлый. Шул