бөек, мәшһүр шәхесләре бакыйлыкка күчеп бара. Үткән гасырда татар дөньясында зур урын тоткан Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Рөстәм Яхин, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллиннарны телгә аласым килә. Нишлисең, безнең дәвер кешеләре китә. Яңалары, аларның урынын алырдайлары бик аз. Минемчә, Миркасыйм кебек, тарихны белүчеләр инде табылмас. Әбрар Кәримуллин кебек, китап яратучы, татар китабын дөнья күләменә тартып чыгаручылар, бәлки, булмас та…
«Татар теле бу гасыр уртасына кадәр яши алырмы?» дигән сорау борчый мине. Татарча фәнни терминология эшләнмәгән. 11 сыйныф татар теле белән кем квант физикасын өйрәнә ала? Ә IT технологияләрне? Хәзер руслар да инглиз терминологиясен куллана. Мәгълүматның 70–80 проценты – инглиз телендә.
Татар элитасын әзерләргә кирәк. Ким дигәндә, татар, рус, инглиз телләрендә иркен сөйләшә торган хәзерге заман зыялыларын. Сәяси элитаны гына түгел, ә икътисади, мәдәни элитаны да тәрбияләргә кирәк.
XIX–XX гасырларда зыялыларны әзерли торган махсус уку йортлары булган. Безнең Әгерҗе ягында, мәсәлән, «Иж-Буби» мәдрәсәсе. Минемчә, туган телеңне, тарихыңны, мәдәниятеңне яхшы белеп, нинди милләттән икәнлегеңне аңлап эш иткәндә генә, киләчәктә яшәп калып була.
Хәзерге яшьләрне гаепләп тә булмый, алар IT технологияләрне инглиз һәм рус телләрендә өйрәнәләр. Бу өлкәдә татар теленә дә урын табарга иде. Туган телне яхшылап өйрәнү өчен, үз телеңдә аралашу өчен шартлар тудырырга, үрнәк күрсәтергә кирәк.
– Әтрафлы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Йолдыз абый!
ДҮРТ КЕНӘ СӘГАТЬТӘ
Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәребез белән без ихластан горурланабыз…
Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Афзал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдип, шактый озын, катлаулы юл үтеп, зур сынаулар аша узып, шигърият юлына килеп җитә һәм ничәмә-ничә еллар шул юлдан, бер дә тайпылмыйча, «елый-елый, көлә-көлә», «кеше бәхете өчен сөенеп» атлап килә, үз сукмагын сала.
Гамил Афзал май аенда 82 яшен тутырды һәм әле дә, Аллага шөкер, үзенең егетлеген саклап, җор телле, яшь күңелле булып кала бирә. Дөрестән дә, күңел барыбер картаймый, барыбер яшьлектә торып кала икән шул. Әдипнең үзе белән кабат очрашкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Дүрт сәгать эчендә ул күп кенә хатирәләрен яңартты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде…
– Гамил ага, балалык елларыгыз узган Такталачык авылы Сезнең күңелегезгә нинди җуелмас истәлекләре белән кереп калды?
– Әтинең тегермәненә барып йөрүемне ачык хәтерлим. Анда аңа ашарга алып бара идем.