авылын искә алды. Төнге сәгать өчләр тирәсендә: «Нәфисә, минем гармун тавышы ишетәсем килә», – ди. «Әтисе, матурым, төнге сәгать өч бит инде, нинди гармун тавышы булсын бу вакытта? – дим. – Без Шәрип авылында түгел, анда гына таң алдыннан егетләр җырлап кайталар иде…» «Әллә үзең җырлыйсыңмы, Нәфисә? – ди Гамил абыең. – Син яшь чагыңда бик матур җырлый идең бит», – ди. «Бик теләсәң, җырлыйм соң», – дим.
Бөтен көчемне җыеп, тавышымда калтырау сизелмәсен өчен тырышам. Нәкый Исәнбәтнең «Син сазыңны уйнадың», аннары «Рамай»… Шул җырларны җырлаганда гашыйк булган иде ул миңа…
«Иң изге, иң рәхәт мизгелләрне кичердем мин бу минутларда… Синең тавышың бетмәгән икән, дөнья мәшәкатьләре генә баскан икән үзеңне, шуңа җырламыйсың икән», – ди Гамил. Мин: «Дөнья мәшәкате сине дә, мине дә бертигез баскан инде ул», – дигән булам.
– Нәфисә апа, күреп, сизеп торсам да, мондыйрак сорау да бирим әле… Сез Гамил аганы ярата идегезме?
– Ярата идем… Гамилнең вафат булуын шулкадәр авыр кичердем мин. Бер дә исемнән чыкмый шул. Кайвакытта йөрәгем авырта башлагач кына, үземне үзем тыям.
Үләренә берничә көн кала: «Карчык, мин сине алып ялгышмаганмын икән», – ди Гамил. «Әллә ялгышам дип уйлаган идеңме, әтисе?» – дим мин. «Юк. Син мине сабый баланы карагандай тәрбияләдең…»
…Үзем әкияттәге алыпны эзләмәсәм дә, чын батыр кешегә юлыктым… «Рәхмәт сиңа, минем язмышым!» диясем килә минем.
– Гомер буе иңне иңгә куеп яшәгән, тормышның шатлыкларын да, борчуларын да пар канатта бергә күтәргән яраткан кешеңнән аерылу бик авырдыр…
– Шулай… Шигырьләрен укыганда, гел үткән вакыйгалар, бергә узган тормыш юлы искә төшә, яралар кабат яңара. Күңелгә авыр. Шигырьләре кабат-кабат укылган, машинкада ничә тапкыр күчереп басылган, шулай да ялыктырмый. Укыйм да, күңел тула, күз йөртеп чыгам да яшь түгәм.
Күңелемдә югалту ачысы, Гамилне сагыну тойгысы катыш шигырь юллары ярала:
Мине һәрчак тыенкылык тыеп тора,
Яратсам да, «яратам» дип әйталмадым.
Сагынудан, сагышлардан җаным үкси,
Җиргә ятып, тәгәрәпләр елыйм микән?
Парын җуйган ярсу аккош кебек шушы мәлдә,
Очып барып кыяларга бәрелер хәлдә…
Мин үксез калдым, җанда үксү калды…
Урманнар саргая, саргая япан кыр,
Мин саргаям. Сине сагынып, көз саргая…
Аклы ситсы күлмәгемнең
Сәдәп тишекләре юк.
Үлгәч күрешербез димә,
Гүрнең ишекләре юк.
…Кайбер кеше, үлгәннән соң елы үткәч, авырлык бераз җиңеләя, ди, ә Гамилне югалту ачысы бервакытта да җиңеләймәс, һәрвакыт искә төшеп, аның рухы яктыра гына барыр. Ачык фикерле, нык рухлы, сынмас-сыгылмас холыклы, ярдәмчел, пәйгамбәргә тиң иде ул.
Аны тудырган ата-анасына зур рәхмәт, Такталачык халкы да горурлана торгандыр. Гамил өчен мин дә горурланам.
Гамил ага белән Нәфисә апаның өч кызы да – Раушания, Рауза, Галиябану – әтиләрен бик сагыналар, шагыйрь баласы булуның үзенчәлекле, үзгә бер