түземлек сорый. Хатыйп әфәнде кебек чын-чынлап шигъри җанлы шәхес, әдәбиятка бөтен күңеле белән гашыйк кеше генә моны башкарып чыга ала. Галимнең сабакташы, шагыйрь Рәдиф Гаташ Хатыйп әфәнде хакында: «Хатыйп Госман безнең укытучыбыз, остазыбыз иде… Хатыйп та аның шикелле гаҗәеп оратор, даһи галим булып китте. Иҗат эшчәнлеген тәнкыйть белән башлап җибәргән дустым үзенең иҗатташларына борынгыга юл ачты», – ди.
– Хатыйп әфәнде, Сез ничек тормышыгызны әдәбият белән бәйләдегез? Совет заманында мөмкинлекләр дә чикле булгандыр?
– Борынгы һәм Урта гасыр шагыйрьләре гыйбрәтле кыйссалар иҗат иткәннәр: «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Гөлстан…». Кайсысын гына алма, аларда төпле, тирән мәгънәле һәм кызыклы фикер ята…
Кызганыч, совет дәверендә боларга артык игътибар бирелмәде. Университетта укыганда да бер-ике сүз белән генә әйтеп китәләр иде. Хатыйп Госман Алтын Урда чорын өйрәнеп карарга тәкъдим итте, һәм мин баштанаяк шул эшкә чумдым.
– Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты бик катлаулы. Аны өйрәнү өчен әдәбиятны белү генә җитми, тарихны да белү кирәк…
– Әлбәттә, шул чор тарихы хакында хәбәрдар булу кирәк. Университетны тәмамлагач, миңа бик күп эзләнергә туры килде, үзенә күрә бер иксез-чиксез дөнья ачылып китте. Алтын Урда дәүләтенең тарихы искиткеч зур, кодрәтле булган. Ә халык мәдәниятен, фәнен шәһәрләр тудыра. Әстерхан, Сарай кебек калалар бу дәвердә кайнап торганнар. Котбның фикерләвендә үк мәдәнилек, байлык исең китеп торырлык. Хисам Кятиб, Сәйф Сараиларга, һичшиксез, алар яшәгән җирлек тәэсир иткән.
Беләбез ки, Казан ханлыгы чорында күп кенә әдәби истәлекләребез юкка чыккан. Бигрәк тә Явыз Иван мәркәзебезне яулап алганнан соң, татар милләтен хәтерсезләндерү, манкортлаштыру сәясәте алып барылган. Махсус рәвештә китапханәләребезне юк итү, татарны көчләп чукындыру…
Ядкярләрнең безгә килеп җиткән кадәресе дә әдәбиятыбызның ни дәрәҗәдә югары үсештә булуы хакында сөйли.
XX йөз башын әдәбиятыбызның «алтын чоры» дибез. Әлбәттә, бу буш җирдә генә тумаган. Тукайлар, Дәрдемәндләр элек-электән килгән төпле нигезебез, гореф-гадәтләребезгә таянган хәлдә иҗат иткәннәр.
– Үзгәртеп кору елларына кадәр Алтын Урда чоры әдәбиятын ныклап өйрәнмәвебез, бәлки, ялкаулыктан булгандыр? Әллә ул чынлап та тыелган идеме?
– Без еш кына сәбәп табабыз. Балаларыбыз татарча белми икән, «урыс мәктәбен бетергән» дибез, үзебез ике телне катнаштырып сөйлибез икән, «бу – урыслар белән аралашуның тәэсире» диябез. Максат итеп куйган әйберне нинди генә кыенлык булса да эшләргә кирәк.
Минем дә Сәйфи Сараи иҗаты буенча якланырга тиешле диссертациямә киртә куярга тырыштылар. Әмма барыбер төрле мәкаләләр, фәнни язмалар чыгара килдем. Минемчә, безгә бердәмлек җитеп бетми. Фәкать үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне ныклап өйрәнсәң генә, милли үзаң кузгала. Ә безгә терәк булып әби-бабайлар мирасы тора. Хәтта Мәхмүт Кашгарый ук болай дип язып калдырган: «Арпасыз ат бара алмас, артында терәге булмаган батыр дошманын җиңә алмас».
– Мәктәп һәм югары уку