Җитәкчем – төпле белемле, сабыр, зыялы шәхес. Аның канаты астында фәнни хезмәтемне язу җиңел дә, җаваплы да булды.
Азат абый хәзер өйдә генә. Аның белән сөйләшеп, узган гомер юлын искә төшереп алдык.
– Азат абый, Сезнең тормыш юлыгызда «журналист гаиләсендә дөньяга килә» дип язылган. Аңлавымча, Гыйльмулла агай иҗат кешесе булган. Әниегез нинди һөнәр иясе иде?
– Әйе, әтием район Советы сәркатибе, Саба районы газетасы мөхәррире булып эшләде. Ул елларда җитәкчеләргә бер урында озаклап хезмәт куярга мөмкинлек бирмиләр иде, бу үзенә күрә бер сәясәт тә булгандыр. Әти, гаиләсен алып, бер районнан икенчесенә күчеп йөрде. Сабадан соң Кызыл армия, Кукмара, Тархан районы вакытлы матбугатларында мөхәррир вазифасын башкарды. Аннары яңадан Сабага кайтты.
Әнием Дилшатбану сугыш чорында һәм аннан соң озак вакытлар сәүдә системасында сатучы, ашханә мөдире булып эшләде.
Без гаиләдә дүрт бала үстек – өч ул һәм бер кыз. Мин – иң олысы.
– Әти-әниегез Сезнең киләчәгегезгә нинди йогынты ясады?
– Кечкенәдән музыкага, сәхнәгә тартыла идем. Гармуннары булган гаиләләргә йөреп, гармун уйнарга өйрәндем, курайлар ясап та җенләндем. Бу омтылышымны күреп, әти-әнием, бар булган акчаларын җыеп, трофей буларак Германиядән кайткан кечкенә аккордеон сатып алдылар. Шуннан мәктәптәге, клубтагы кичәләрдә, үзешчән концертларда бик теләп һәм рәхәтләнеп катнаша башладым.
Үзлегемнән балалайкада, гитарада, курайда, пионинода уйнарга өйрәндем.
– Сез туган һәм үскән еллар колхозлашу чоры, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы кебек авыр һәм сикәлтәле дәвер буларак тарихта тирән эз калдырган. Сезнең хәтерегездә бу еллар ничек саклана?
– Бу еллар минем күңелемдә әтигә бәйләнешле саклана. 1937 елгы репрессияләр шаукымы аңа да кагылды. Кукмарада эшләгәндә, әтине, яла ягып, кулга алдылар. Төрмәдә уздырган өч ае, андагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр, язучы Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул безгә кайткач сөйләде. Әти үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла алган. Тикшерүчегә: «Миңа яга торган менә бу «гаепләр»не сезнең тәкъдимегез буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», – дигән.
Гаепсезлеге расланган әтине Тархан районы газетасына мөхәррир итеп җибәрделәр. Мин Олы Тархан авылында беренче сыйныфка укырга кердем.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әти үзе теләп фронтка китте. Кавалериядә, кулы яралангач, пехотада хезмәт итте. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, орден-медальләр тагып, 1945 елның кышында Сабага кайтып төште. Район газетасында мөхәррир, сәркатип булып эшләде, хуҗалык өлкәсендә хезмәт итте.
Югары сыйныфларда укыганда, җәйләрен күмәк хуҗалыкта атлар да көтәргә, кырдан элеваторга ашлык та ташырга, комбайн йөртүче ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде.
– Ни өчен татар филологиясен һәм нәкъ менә драматургияне сайладыгыз, ә төгәл фәннәрне түгел? Байлар Сабасында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шекше җидееллык мәктәбендә бер ел физика һәм математика укыткансыз бит.
– Чыннан да, Шекше авылында бишенче сыйныфларга – математика,