Ленар Шаех

Үзем белән очрашу


Скачать книгу

газета-журналларда, архивларда, язучының туганнарында сакланган иде. Аларны өйрәнгәндә, Казаннан тыш, Мәскәү һәм хәзерге Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә булырга туры килде.

      Беренче чиратта күренекле язучының иҗаты өйрәнелмәгән һәм тыелган булу игътибарымны тартты. Нәтиҗәдә кандидатлык диссертациям язылып бетте, 1964 елда уңышлы якланды.

      – Белүемчә, Фәтхи Бурнаш архивының бер өлеше юкка чыккан, аның әдәби мирасын халыкка кайтару буенча тагын нәрсәләр эшләргә мөмкин?

      – Чынлап та, аның әдәби мирасы әйбәт сакланган булырга тиеш иде. Фәтхи Бурнашның энесе Вафа абый, аның хатыны Мәсгудә апа, язучы кулга алынгач та, аны «халык дошманы» дип танымаганнар, архивын яшереп саклаганнар. Менә шул архивтан файдаланырга алар миңа мөмкинлек бирделәр. Дөрес, бөтен әйберне дә үзем белән алып булмый иде, күбрәк өйләренә барып укый идем. Диссертация язганда, бу материаллар бик ярдәм итте.

      Кызганыч, Фәтхи Бурнаш мирасының күпмедере югалды, чөнки Вафа Бурнашевның кечкенә кызы, әти-әнисе вафат булгач, архивның бер өлешен чыгарып ташлаган. Дөрес, моны күргән кешеләрнең хәбәр итүе нәтиҗәсендә аның бер өлешен Нил Юзеевлар табып алып кайталар. Тагын күпмедерен Вафа абыйның олы кызы Йолдыз апа үзендә саклады, фәнни эшемне язганда, файдаланырга биреп торды. Ул үлгәч, сеңлесе аны каядыр чыгарып ташлаганмы инде, әйтмәде, шуны табып булмады. Бәлки, ул исән дә калгандыр, ләкин бик нык эзләнергә кирәк.

      – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чор, студентлык еллары күңелегездә нинди хатирәләр булып саклана? Ишетүемчә, ул вакытта ук татар бүлеген ябарга тырышу булган.

      – Бу бүлек, әлбәттә, күңелемдә һәрвакыт яхшы яктан гына истә. Безнең җитәкчебез Хатип Госман иде, аннан соң – Якуб Агишев. Ул чорда Мөхәммәт Гайнуллиннар, Хәмит Ярмиләр укыттылар. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге турындагы хатирәләрем бик изге, барысы да хәтеремдә. Мине кеше итеп җиткерүдә өлеше шактый зур булды.

      Дөрес, аны ябарга да тырыштылар. 1956 ел башында Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген ябачаклар, аны Казан дәүләт педагогия институтындагысы белән кушачаклар икән, дигән хәбәр таралды. Бу «Хрущёв җепшеклеге» еллары иде, милли аң үсешенә бераз иркенлек туган вакыт. Бик борчылдык һәм Мәскәүгә – Үзәк Комитетка хат язарга булдык. Хатның текстын Н. С. Хрущёв исеменә Нурихан Фәттах әзерләде. Аны без – Рәфыйк Нәфыйгов, Нил Юзеев, Ләлә Зарипова, Мансур Хәсәнов һәм мин – бергә җыелып тикшердек. Аерым, катырак әйтелгән, бик үк дипломатик булмаган урыннарын камилләштерү буенча фикерләштек. Нәтиҗәдә Нурихан Фәттах хатның яңа вариантын язды, анда саллы гына дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында, университетның татар бүлеген ябу шуның бер күренеше булуы хакында әйтелде. Соңыннан без Нурихан белән имзалар җыйдык.

      Хат Мәскәүгә китте, татар бүлеге ябылмады, әмма имза куйган бар кешене партия Өлкә Комитетының мәдәният бүлегенә чакырып сөйләшү үткәрделәр.