Рузил Фазлыев

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи


Скачать книгу

әллә адаштырды…

      Салкын җилле салкын кышларда.

      Авыр сынау кебек никтер hаман,

      Кышны чыгу, ягъни кышларга…

      Ап ак карга дөнья капланган,

      Кар астында җәйге матурлык.

      Җылыларны салкын алыштырды,

      Өйдән чыкмый гына ятырлык.

      Өйрәнәсе иде суыкларга…

      Аңлыйсыда иде серләрен.

      Җуела шул инде… язын эрер,

      Кар астында калган эзләрем.

      Бураннары кышның куркытмыйлар,

      Бураннарга инде өйрәнгән.

      Күңелләрнең инде кылларыда,

      Гомер кышларына көйләнгән.

      Суыкларда туңа башлаганда,

      Җылы сорый башлый күңелләр.

      Кайсы якта җылы чыганагы,

      Кояшта бит кышын сүрелгән.

      Кышның көрте, бәсле агачлары,

      Бирә ала мени җылылык…

      Язлар килүләрен көтү кала,

      Җылы белән кабат тулырлык.

      Вәгазь

      Гомер юлын үтәр өчен,

      Язмышлар бар…

      Туры юлны югалтырга,

      Ялгышлар бар…

      Яшәүләрне аңлар өчен,

      Авырлыклар…

      Таныр өчен шайтан көчен,

      Явызлыклар…

      Хөрмәт итеп яшәр өчен,

      Гореф гадәт…

      Буыннарның саклануы,

      Иман – сәбәп…

      Кеше белән кеше арасын,

      Әдәп саклар…

      Гыйбәдәттә булганнарны,

      Аллаh яклар…

      Туры юлын кеше табыр,

      Кирәк булса…

      Иман белән яшәр өчен,

      Теләк булса…

      Би исми Алла

      Бисмиллаhны без әйтәбез икән,

      Башлаганда теләк, гамәлне.

      Мөселманнар диеп атыйбыз,

      Бу сүзләрне әйткән әдәмне…

      Ялгышлыкмы әллә явызлыкмы,

      Ул сүз булса гөнаh эшләрдә…

      Теләкләрең нинди була ала,

      Шәрәбләрең торса өстәлдә.

      Теләк бит ул – сорау дога була,

      Кабул була иман булганда…

      Чуар сүзләр әйтә алу түгел…

      …Күңеллләрең ихлас тулганда.

      Бисмиллаhны нигә әйтү кирәк,

      Шикле булса синең гaмәлең..

      Хәләл белән харам бутаганда,

      Күңелеңдә калмас әдәбең…

      Бәйрәмнәрнең була төрлесе,

      Мөселманның үзе бәйрәме.

      Савабы юк шикле булган жирдә,

      «Бисмиллаh "-дип әйтмә әйдәле…

      Бәхет

      Бәхет кошы әллә очып йөри,

      Әллә сине күптән көтәме…

      Бәхет кошың шулай очратмыйча,

      Гомерләрең үтеп китәме…

      Бәхет кошы hаваларда микән,

      Җирдә микән, якын яныңда.

      Әллә синең йөрәгеңдә тибеп,

      Тамырларда йөргән каныңда.

      Бәхет бәлки синең фикереңдә,

      Ничек итеп аны аңлауда…

      Асылларын аңлап бетермичә,

      Очратмыйча аны калмауда.

      Күреп, тотып карап була алмый,

      Тоеп була аның хисләрен…

      Искә төшергәндәй көтмәгәндә,

      Яшьлегеңнең җәйге кичләрен.

      Сүзләр белән кенә әйтеп булмас,

      Һәркем