Рузил Фазлыев

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи


Скачать книгу

кайту сәгате…

      Көтмә инде менә кайтыр диеп,

      Үткәннәргә юллар ябылган.

      Иртәгәсен әле кемнәр белә…

      Язмышка бит ни дип язылган.

      Бәхетле бәхетсез

      Бәхетле, бәхетсез…

      Иманлы имансыз…

      Зур йортың булыпта,

      Яшәве дивансыз…

      Вакытлар аера…

      Күңелнең халәтен..

      Тормышлар күрсәтә,

      Язмышның сәгатен…

      Бәхетне эзлибез…

      Иманны саклыйбыз.

      Тапканны, биргәнне,

      Бик җиңел сатмыйбыз.

      Ядъкәрләр сатылмый,

      Нәселдән килгәннәр…

      Андыйны сатканны…

      Сатлыкҗан дигәннәр…

      Бәхетле вакыты…

      Һәркемнең була бит…

      Кадерен белмичә,

      Гомерләр уза бит…

      Чемоданда

      «Чемоданда» тормыш үтә,

      Гел күчеп яшәүченең…

      Бер урынын тапмый торган,

      Кагылган яшәү чирен…

      Язмышымы, ялгышымы,

      Гомер үтә юлларда…

      Күңел тынычлык таба алмый,

      Бер урында булганда…

      Эзләп үтә гомерләре,

      Эзләгәне ни икән…

      Тиңдәш таба алу микән,

      Әллә җылы өй микән.

      Чемоданда үтә гомер…

      Кайларга соң барырга.

      Әллә аны ыргытырга…

      Чемодансыз калырга…

      Бәхет мизгеле

      Бәхет мизгелләре төрле була,

      Кайвакытта диңгез ярлары.

      Кайвакытта искә төшү җитә,

      Хәтерләрдә мәңге калганы…

      Кеше күңелен, кемнәр тоя ала,

      Нинди хисләр кайчак кичерә…

      Тыела алмый шундый минутларда,

      Хисләренә әллә исерә…

      Сихри тормыш кебек барысыда,

      Күңелләрдә башка уйлар юк…

      Бер кайгыда булмаганда кебек,

      Моңлы чакны кабат уйларлык…

      Бер кисәге генә… минутлары…

      Нинди хисләр бирә кешегә.

      Бәхетне бит тотып карап булмый,

      Кереп булмый аның эченә…

      Бәхет теләп. аны сораганда,

      Белә алсак аның асылын…

      Тоя алсаң аның булганнарын,

      Бөтен кайгыларың басылыр

      Матур вакыт

      Чишмәләргә карап торасыңда,

      Еракларга китә уйларың…

      Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,

      Онытамы чишмә буйларын.

      Чишмә суы салкын гына түгел,

      Үтә күренмәле сулары…

      Чишмә суларыдай чиста сулар,

      Җир йөзендә башка юк әле.

      Көмеш суы ага чишмәләрнең,

      Күпме генә кеше эчә ала…

      Күпме чишмә суы исраф кебек,

      Еракларга китеп югала…

      Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,

      Агаларда, шулай агалар…

      Елгаларга алар кушылсада,

      Чишмә булып барыбер калалар.

      Чишмә суы чиста булып кала,

      Бигерәктә чыккан урында…

      Чишмә башы диләр туган җирне,

      Уйлаганда язмыш турында.

      Шигъри вәгазь

      Никтер