минутлар тоелды. Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәм – юлбашчы кузгалды. Юлны аркылы ярып, беренче звено яшь наратлы питомникка кереп китте. Икенче, өченче звенолар исә юлда туктап та, миңа карап та тормадылар. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1937 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. Моның белән барыбер әллә кем була алмыйсың. Сөяк белән тамак туймый. Арча ашханәсендәге «рагу» белән бер инде бу. Алга, минем арттан, интервал саклаган хәлдә бер эзгә генә басып баруны дәвам итәргә. Азимут – 345 градус, ориентир – питомник түрендәге лесхоз баганасы. Җыелу вакыты – җиде ноль-ноль…
Ул көнне мин малайлыктан егетлеккә таба бер адым атладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр – бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, НКВД кешеләре кебек…
Безнең урман, гомумән, бүрегә бик бай иде һәм шуның белән серле дә, куркыныч та иде. Дөрес, бүреләр, урманны «культуралаштыргач», бераз кимеделәр. Шулай да күп, бик күп иде. Шуңадыр инде авылда бүре толыплы кешеләр (юл йөрүчеләр, тегүчеләр) байтак иде.
Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган (1 км х 1 км) тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визир юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара туризм бик нык үскән бер чорда, чит ил аэропортларында, тимер юл вокзалларында бер илнең гиды икенче илнең интурист вәкиле белән бер-берсен шулай тиз табалар: уң як җилкәдә күн сумка.) Вәли карт сак кеше, ул – 1904 елгы рус-япон сугышында катнашкан солдат. Аның сумкасында кайрак, пәке, юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. Билдә – балта, бил буылган.
Визир юлы ачуда аеруча зур мәхәббәт белән эшләгән Шәмсетдин һәм Шакир дигән ике карт хәтердә калган. Безнең авылның картлары тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде. Болар да – шундый, эшчән, аз сүзле кешеләр. Икесенең дә билләрендә яссы каеш. Каешка балта кыстырылган. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннән чистарта, ботак яндыра, квартал баганалары ясый – кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап тоталар иде. Кайвакытта алар кечерәк кенә йөк ясап утын – коры ботаклар, агач төпләре, сынык-санак төяп кайталар. Каршыларына очраган кеше, безнең авылның гадәте буенча, утынны кайда төягәннәре белән кызыксына, әмма бу картларның андый вакытта икесенә бер җөмлә бар иде:
– Урман бай ул…
Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар. Шуңа күрә безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Бу исләр ел вакытына, көн вакытына, һава хәленә