баганасы карарга бара идек. Андагы дулкынланулар! Зур өем уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра. Ул багананың шома итеп уелган җиренә көйдерепме, кара буяу беләнме зур түгәрәк печать басылган. Бу печать сине шушы җиргә, шушы басуга беркетеп куйган: бу җир – синеке, бу багана – синең чик сакчың, ышанычың.
Кышкы буран көннәрдә ерак басу юлы чатларында, урман почмакларында бу багана әллә нинди серле булып күренә: ул, бер карасаң, кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре кебек. Еракта, кар диңгезендә, саргылт-соры булып утырган ул баганадан сискәнеп буранда атлар да пошкыралар иде. Бу баганалар безнең якның бизәге, матурлыгы иде.
Безнең авылдан чыгып, әнә шул машка, әнә шул баганаларга карый-карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар – урманга килеп чыгасың. Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул – Арча юлы, анысы кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы – яралыларны, сирәк калган исәннәрне авылга кайтарган юл. Ә башка юллар – гел урманга.
Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез…
Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар – әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу вакытта авыл халкы аларны җыеп ындыр табагы, урам себерер өчен себерке ясый. Юеш киртәле печән кибәннәре җиләк исе, шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре – барысы да калыгып, көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да… Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Урманчы кләймә сугып сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине, йорт бүрәнәсенә дип кисеп, браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Ә сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар! Сезнең иңкүлектә төлкеләр уйнаганда сез аларга әйтегез: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!
Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт – кан саф, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә:
Кара урманның лай уртасында
Төлке уйный торган орлар бар…
Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан инде китеп барды…
Әйдә барыйк, кызлар карыйк…
Мин йөз квартиралы йортта торам. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе – илле яшьләр чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән, авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге – авылдан килеп белем алган, зур, укыган кешеләр. Фән кандидатлары, булачак докторлар…