атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. Мунчала аркалыктан «ялганчы» йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине менгереп тә куйды. Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды, һәм без авылга таба элдерттек. Дөрес, баштарак мин курыккан идем. Әмма мендәр шулкадәр җайлы, шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрымны узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кыланып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде, фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым мәңге хәтердә калды. Бер генә мотоциклист та, бер генә «Жигули» хуҗасы да ул «мендәр»дән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр…
Кайтканда, без элдертеп кенә маш яныннан уздык. «Маш» – биек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә маш дип йөртәләр. Машны салган еллар… Мин әле бик кечкенә идем. Урман буендагы шул калку урынга «маш салучы урыслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты. Маш салу – ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Без, күрәсең, бу җиргә күктән төшкәнбездер. Шуңа күрә без гел югарыга омтылабыз, пирамидалар төзибез, манаралар, биек һәйкәлләр, башнялар салабыз, космоска чыгарга омтылабыз. Без – чыккан җиребезне эзлибез, бабалар янына менәргә хыялланабыз. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып урман буендагы маш салган җирне карата иде: ә анда ут яна.
– Менә, улым, электр уты шул була инде, – дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре-фәләне булгандыр инде. Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты. Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәне шул маш турында гына булды.
– Фәттах Рәүфе иң очына менеп әрҗә эченә кереп караган!
– Әптел Гаптелфәрте иң очына менеп күлмәген салып очырткан…
– Ике баскычына менсәң, Арча уч төбендәге кебек икән… (Маш җиде секциядән тора һәм аны җиде баскычлы дип йөртәләр иде.)
– Очына менсәң, аяз көнне зәп-зәңгәр булып Балавыз урманы күренә икән. Казанны шул урман гына каплап тора, ди… (Дербышки тирәсендәге урманны картлар Балавыз урманы дип йөртәләр иде.)
Маш янына барганчы, миңа бер-ике ел үсәргә туры килгәндер әле һәм олы малайлар белән җиләктән кайтышлый мин беренче тапкыр машны күрдем.
Күк йөзенең бик биек икәнлеген шунда тойдым. Озын-озын чыршы бүрәнәләрне тимер кучтил белән ялгап җиде бүрәнә биеклеге салынган очлы бер корылма зәңгәр күккә ашкан да шомлы сызгырып утыра иде. Минем шул вакыт шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте. Бу – әллә ниткән тылсымлы көчкә ия, ихтирамга ия иде. Мин, әлбәттә, ике баскычтан ары менә алмадым, өстә кояшлы тыгыз җил уйный иде, бары тик ташбаш Габдерәкыйп кенә очына ук менеп күлмәген салып ыргытты. Аның алсу күлмәге, җилдә тирбәлә-тирбәлә, маштан бераз читкә, бодай басуы кырыендагы күкчәчәкләр өстенә килеп төште. Шуннан бирле бу маш минем йөрәгемнән китмәде, ул миңа һәрвакыт җанлы, алай гына да түгел, олы җанлы, миһербанлы, тылсымлы, бөек бер