кыр казы.
– Имин булыр, боерган булса,
җирнең быелгы язы!..
– Кар гына күммәс бу язны –
дөньяга чыккан исе!
– Җирдә хәмәл. Аңкый инде
җилләрдән чыпта исе!..
– Бүген инде атна киче, –
аклы күлмәгеңне ки.
– Мендәр ишелә, чәй ташый –
кунак килер, билләһи!..
II
Мәңгелек тә өмет итмим, туган туфрак,
Шуны гына сорыйм бары бу җырда:
Соңгы йортым, моңлы йортым түбәсенә
Җылы яңгыр булып кына шыбырда!
«Җил белән килә ерактан…»
Җил белән килә ерактан
туган йортның төтене…
Пышылдый гүя колакка
туган туфракның өне.
«Кайт илеңә, Иделеңә!..
Идел-йортта әниең елый,
күктән сине сорый…
Калдырма, ди, җиде ятка,
кайт син гәүдәм йөргән чакта.
(Шәүләм мәңге йөрер…)
Хәрәм булыр имезгәнем,
ата-баба нигезләре
тарта туган якка!..
Сөякләре адашканнар
язмышына син ялгыш
юлыга күрмә! Андыйларга
охшамаган идең, бала…
Әй син, байгыш, байгыш…»
Җилдә кем ул ыңгыраша?..
(Ят җирләрнең бер төне!)
Офыкларда болыт микән?..
Идел-йортның төтене!..
«Иртә язда…»
Иртә язда,
тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
илләр имин булсын,
күз яктыларыннан
аермасын
(күз инде тышта кала!)
бу иртә язда.
Чыпчык инде кар чукый,
каз инде салам йолкый,
тамчы бер көйне тукый
бу иртә язда.
Тәрәзә каршында
теләк тели ялгыз ана:
тигезлек булсын җирдә,
так булмасын бәхетләр,
кояш сүрән булмасын,
болыт кысыр булмасын,
иркен иссен җилләр!
Бу иртәдә
тусын арыслан ирләр –
Гадел холык керсен
гадәткә.
Имин булсын илләр.
Туры килсен иде бу
теләкләр
«амин» дигән сәгатькә!
«Озак әле үсәргә!..»
Озак әле үсәргә!
Ишек яңагында киртләр –
Яңаларын үлчәргә.
Озак килә хатлары…
Сагындырып төшкә керә
Инде сабый чаклары!..
Хәбәр килми оныктан.
Матчасында бишеге калган.
Туган өен оныткан…
Җылың тора бишектә.
Әниеңнең соңгы җәе –
Бер кайтып кил ничек тә!
Кичекмә син, кичекмә!
Күпмегә үстең, балакай, –
Киртләр көтә ишектә.
«Түр тәрәздә – кына гөлем…»
– Түр тәрәздә – кына гөлем,
сулында – исле яран…
Туган өйгә озакладың,
кайларда йөрдең, балам?..
– Кошлар җилгә каршы оча,
балык – агымга каршы.
Кешеләр тормыш эченнән
бара