йортым…
Төп йортым син, төп йортым,
тургайлы түбәләрем!
Тәрәзәңдә кемнең бу
ак җаны – күбәләге?
Төп йортым бу, төп йортым,
бабамнар сөйләшкән җир!
Чит җирдән бүреге белән
кайтырга киңәшкән җир…
Бәхетле кеше генә,
ятып үз түшәгенә,
багып үз түшәменә,
суың эчкән бер йотым…
Туган илем – Идел-йорт,
Татарстан – төп йортым!
Борынгы нигездә
Көн каршында
җилләр укый
ташка уйган сүзләрне:
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
Печәне чабып алынган, –
буй-буй ята әрем-кура…
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
Һәр ташыннан хәлен сора!
…Тургай,
дога укыгандай,
ап-ак болыт каршында
тибрәп тора,
тибрәп тора!..
Җирдә челлә.
Агачларда
яшел алкыш тынган.
Юлда – тузан.
Корылыктан
карлыккан каргалар оча
баш очыннан…
Җәйге челлә!
Күләгәдә
актан киенгән карт
утыра гомер җебенең
очын очка ялгап;
утыра, төйнәлгәнен чишеп,
чуалганын сүтеп…
Җыена: хәстәрли йөген,
бөек сәфәр көтеп!
Күкләрем җитен кырыдай,
арасында – көнбагыш!
Безнең дә болытлар белән
тарихка китеп барыш!
Мәңгелек бөек күкләрдән
китәбез төялешеп,
китәбез төялешеп!
Каршылагыз яңаларын,
тормагыз сөялешеп лә,
тормагыз сөялешеп!
Сөрелгән кырларга иңә
кояшның ярты ягы,
кояшның ялкын ягы!
…Алсу кырларда гомерем
бер җырга артты тагы да,
бер җырга артты тагы!
Бу кырлардан
тургай җыры
ераклашып бара инде,
әллә кояш янынамы
менде ерак?
Күк читендә – чормада –
көмеш урак.
Җәй авышты.
Камыллардан зеңләп ага
көз тавышы.
Көз тавышы…
Хәтерләү
И туган җир!
Ул зәңгәр болыннар,
болында – богыллар…
Офыкта – җил,
Иңемдә – Ай.
Күзләремдә – еллар!..
Гомер учагы
Гомернең бөек учагы
шартлап яна, яна, кызып!
Шау күмерләр ахаклана, –
Яшәү рәхәт, кызык!..
Җылынырга була әле,
ялкынына кулны сузып:
калгып кына, Көн каршында
яна төтенсез ут!
Тамчыланып утка төшә –
яна йөрәк, шәмен сызып…
Учак яна! Кичелә бара
күренмәгән сызык:
тып-тын гына баш очыңнан
Кояш бара узып!
Җайдагатлар
Идел-йортның инешләрен ерып,
үзән аша
яшел тауга менә