менә-менә… үбә-үбә… дип тибә башлаган йөрәге шулчак урталайга ярылгандай булды:
– Туктале, башта әйт, төртелде, диген!
Кыз, ни эшләгәнен дә белештермичә, ычкынып китеп, аяклары кая илтсә, шул якка таба йөгерде. Бераздан ул үзләренең өй турысына килеп чыкты. Аңына килгәндәй булды. Йортларына узды. Ишектән керүгә, аш бүлмәсендәге телевизорга атылды. Озын мыек сыман тырпайган антенналарны өзгәләп атардай булып ысылдады:
– Ичмас-с-сам, төртелгән генә булс-с-сагыз-з-ч-чы!!!
Дошман
Гыйльменур белән Килморзаны яшь пар дип тормадылар, солдат хезмәтенә алдылар. Бер якка эләкмәбезме, бер зимләнкәдә яшәмәбезме дип өметләнгәннәр иде, алай булып чыкмады. Яшь килен якындагы лесхоз урманына траншея казырга, ә ире ераккарак – Красный Пүләнкә дигән бер җиргә хәрби укуларга җибәрелгән булып чыкты. Алар турында авылдашлары, солдатка алындылар, дип сөйләсә дә, асылда, бу хәлләр ниндидер көтелеп торган сугышка үзенә күрә бер хәзерлек кенә иде. Авыл шулай һәрнәрсәне зурдан күтәреп алырга, бизәкләр кушып колактан колакка йөртергә ярата, әмма үз сүзенең эченә кереп-нитеп тормый иде.
Зур мәдрәсәләр тәмамлаган кулак улы Килморза Сарымсаклыда гомер бакый фәһемле кеше саналды. Аның белән колхоз рәисләре дә киңәште, аннан комсомол җитәкчеләре дә шүрләде. Сугышып-нитеп, азып-тузып йөргәне күренмәсә дә, талканы коры иде, атасыннан баш тартып, күмәк хуҗалык төзүдә катнашып йөргәндәй кыланса да, алар файдасына артыгын селкенергә атлыгып тормады. Авылдашлары Килморзаның чынында сәвитне җене сөймәвен һәрвакыт тойды-сизде һәм, ул булып ул сәвит юлыннан киткән икән, инде дә артка чигенү булмасын аңлаган, дип гөманлады. Берәүләре, уйлауларынча, атасы тишек кесәле кием белән урамга куып чыгарылган кулак малае аркасында гына, укымышлы Килморза да колхозга керергә атлыгып торганда, без аннан киммени, дип, соңгы сыерын җитәкләп күмәк хуҗалыкка илтте.
Колхозга Килморзадан да азрак мал белән кушылган кеше юклыгыннан сарымсаклыларның башта эче янса да, соңыннан Моратхаҗи хәзрәтнең бөтен байлыгы алынып торгида сатылгач тынычландылар. Ул да безнең кебек бер рәткә төште, инде авыл буйлап алтын белән чиккән кәзәки-камзулларында ялтырап йөрмәс, бәрәңге-ипи ашар дип сөенгәннәре дә юк түгел иде.
Моратхаҗи хәзрәт гомер бакый кешеләргә игелектән башканы эшләмәде: йортларына каза килсә, мәчеткә җыелган сәдакадан өлеш чыгарды, балалары туса, акчасыз гыйбай дип тормады, барып исемен дә кушты, сөннәтенә дә утыртты. Бирсәләр алды, бирмәсәләр дә исе китмәде, Алла ни кушса, шул була, дип, шөкрана кылып яшәде.
Чыннан да, язмышның ни әзерләп көткәнен алдан белмисең икән, сәвит килде дип тормый, яхшы гына йорт җиткереп кергән Моратхаҗи хәзрәт тә кулаклар исемлегенә эләкте, һаман да дин кайгыртып йөргәнен өнәмәүчеләр тиз арада указын да тартып алдырттылар. Эченнән көенсә көенгәндер, иллә мәгәр хәзрәт ни үпкәсен, ни ачуын йөзенә чыгармады, диненнән дә, гореф-гадәтләрдән дә ваз кичмәде: ике куллап, әссәламегаләйкемләп күреште, кирәк кешесенә никахын да укыды, исемен дә кушты,