Рифа Рахман

Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет


Скачать книгу

чәбәләнмә әле, килен. Башта бу чәрелдәүләрең белән мине үтерерсеңдер. Аннан… Тәне тартылганнарга синең көч кенә җитмәс… Йә, күрдеңме Булатнурны? Үзе ни ди?

      – Күрдем. Күрми димени?! Ыштыр бит! Мин аны көн саен Манькага талчыбыклар җыярга югала дип торам. Ә ул анда… таллыкка барасы урынга… тау башындагы юкәлектә сөяркәсенә… шалаш үреп ятка-а-ан…

      Лилия ишегалды уртасына, җәйләрен эш эшләгәндә үлән тапталмасын дип, ташлардан түшәлгән юлга утырды да сабый кебек үкереп елап җибәрде. Ул казах далаларын әйләнеп кайта торган сыктау кебек озын-озын авазлы сәер, бу якларда һичкем ишетмәгән үзәктән чыга торган бер елау иде. Әлеге елауга яңа гына хуҗабикәсенең кычкыруыннан куркып, тавык оясына кереп качкан мәче баласы да аптырады булса кирәк. Оядан төште дә, вак-вак кына басып, яшь килен янына килде, аннан, күзләрен зур ачып, нәрсә булды сиңа, дигән сыман аптырап карап тора башлады. Лилиянең бернидә, үзләреннән башка беркемдә эше юк иде, очраганда кулына алып сөеп китә торган Шомырткүзгә дә:

      – Перес! Эчне поштырып син дә акаеп карамасаң! – дип җикерде. – Үлә-әм! Ничек түзи-им?! Ничек кеше күзенә күрени-и-им?!

      Бу тамашаны сабырлык белән күзәтеп торган Алтынхода кулындагы көмеш комганын мунча алды баскычына куйгач, үзе дә килеп Лилия янына утырды. Аякларын, ташлыкны капларлык итеп җәелгән газ тукыма итәкләрнең дерелдәвеннән, тавышына чыгармаса да, җаны сыкраганлык, бугазына яшь буылганлык ачык иде. Их, кемнеңдер өендәге сыктау булса, ул да кушылыр, бөтен хәсрәтен, сагышларын шул сыктауга салыр, килене кебек тезепме-тезәр, бушанып калыр иде дә…

      – Туктале, чәбәләнмәле, килен, – диде ул, яшь хатынның җанына тагын да ныграк үтәргә тырышкандай. – Тормыш бүген белән генә бетми. Йөрер-йөрер дә әйләнеп кайтыр. Кайчакта ирләрне бәйдән ычкындырып алгалаганда да ярый.

      – Мир үгезе түгел бит ул, мамка, ычкындырып-ычкындырып алырга! Бишектә сабые ята. Олысы быел укырга ук керәсе. Әнкәсе – намаз карчыгы. Уйнаклар яшьтәмени?!

      Алтынхода ни дип әйтергә, ничек юатырга белмәде. Аның яшьлегендә казах даласында ирнең чит юрталарны әйләнеп-әйләнеп кайтуы табигый бер хәл иде ләбаса! Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган хатынның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Андый хәл үзеннән-үзе йомыла, бүләкләр белән сыпырыла, алтыннар яктысында тоныкландырыла иде шул…

      Өерен кумас эт булмас, диюләре шулдыр инде. Атасының гыйшык уеннарын күреп-аңлап, шуның өчен күңеле бизеп үскәч, Булатнуры гел башка булыр кебек иде югыйсә… Алай язмаган икән. Анда-санда булса да улы хакында кыек-мыек сүзләр Алтынходага гел ишетелгәләп торды. Гайбәтләрне берни аңламагандай үткәреп җибәрергә тырыштылар. Каенана кайчак малаеның чыгымлавын киленнең яшьлеге, гаилә тормышына тәҗрибәсезлеге белән дә бәйләде. Алар Лилияне унҗидедә, җиләк кебек чагында җәен үз якларына кунакка кайткач, бер күреп кайт әле, дигән кебек кенә ияртеп алып килгәннәр иде. Дөрес, озатып ишектән чыккан әнкәсе, үзе карар тагын, артык кашык булмаса, кайтсын дип әйтмим, ошап китсә,