Рифа Рахман

Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет


Скачать книгу

Инде чит хуҗалар яши дип куркып калмадылар, аларны икенче бер җирдәге, абзар-курасы әле яхшырак та сакланган пуҗымда яшәргә күндерделәр, акча кызганып-нитеп тормадылар, күпме сорасалар, шул бәягә алдылар да бирделәр.

      Гомер бакый дала уртасында балчыктан өелгән, диварына сурәтләр ясалган мазарстанда күмелүдән бик курка иде Алтынхода. Рәсеме өчен дә җавап бирүең бар. Ерак далага кем барып кабереңне зиярәт кылыр дип тә уйлады. Балалар инде таралышкан, кайсы кай шәһәрдә яши иде, куй итен сагынганда гына кайталар. Оныкларын да җәйләрен үзләреннән башка ял иттерергә озакка җибәрмиләр. Бергәләп кунакка килгәннәрендә, баллы чәй эчеп, ерак күлләрдә су коенгалап, балык тоткалап бер-ике көн уздыралар да алардан башка дөнья бармас шикелле китеп тә баралар.

      Дала тулы иснәнеп йөргән шакал. Мәетенең шакаллар, кылганнар арасында ятуын, шуны саклаган җанының күктән башка берни күрми яшәвен теләми иде каенана. Күрше хатынының, үлеп карамый ни буласын каян беләсең, диюенә дә кул гына селтәде. Җаның әллә кайларга очсын да ди, тәнең барыбер шушы таш-туфраклы, кырыс җилле дала хөкемендә инде, дип офтанды.

      Көтүлекләр ярлыланды. Җәйләр эсседән-эссе, корыдан-коры килә башлады. Андый чакта малы да кысыр калгалый, сыерларының бозаулары да ябык була, көттереп, соңга калуы белән куркытып кына дөньяга килә, аякка бастыра алмый тилмерәсең, ай буе юртаңда шулар арасында яшисең. Елкының да кадере, бәясе китте. Шәһәргә илтергә ерак, мал җыючылары хакны кызганып, саранланып кына бирә. Көтү тотуыңнан тотмавың артык та, нишлисең, дала кешесенең ризыгы – үстергән малының тәнендә, җилемендә… Кигәнең дә тире-яры, ябынганың да шул булгач, картайганчы гомерең көтүчелектә уза.

      Ире үлеп, ялгызы калгач, Алтынхода тәмам ныклы карарга килде. Аталарының кырыгына җыелган балаларыннан туп-туры, кайсыгыз минем белән туган якка кайтып китә, дип сорады. Алар аптырашып бер-берсенә караштылар. Барысының туган йорт дип күзаллаганы шушы киез юрта утырган дала иде. Дөрес, аларның кайдадыр ерактагы татар туганнарына кайтканы, кышларын, шәһәрдә укыганда, хатлар алышкалаганы да бар барын… Булатнур абыйларының, мин, дип әйтмәсен күрде, төпчек бала булгач, үзен тиешле дип санап, теш арасыннан гына: «Анам, Лилия белән без кайтырбыз инде», – дип сыгып чыгарды. Бар нәрсә юк бәягә сатылды, көтүләр таратылды, шактые иткә китте… Моны күрү Алтынходаның йөрәгенә җиңел түгел иде. Ачлык елларында шушы дала җирендә икмәк тапкан яшь кыз инде әнкә, әбкә булгач, шул яшьлегенә дә, аны кочагына сыендырган Батырбайга да хыянәт итә сыман тоелды. Шул хискә ныклап бирелмәс өчен, яшен эчкәрәк, тирәнгәрәк йотты.

      Бергәләп мазарстанга барып килгәч, һәр баласына хәер-фатихасын биргәч, әманәтен тапшыргач, улы-килене эшләрендә исәп-хисапларны өзгәч, җыендылар да кайтып та киттеләр. Сумкаларында иң кирәк-ярак әйберләрдән, документлардан, акчадан кала һичнәрсә юк иде. Кайтып төшкәч аңлады Алтынхода: бу җирдә һаман да шул җитмәүчелек, юклык икән. Үзгәртеп кору еллары дип аталган заманның иң авыр бер вакыты иде шул әле. Алай да Булатнур да, Лилия дә, кире