сукты:
– Кешене ыштансыз калдырасыз бит, җегетләр! Ни эшләвегез бу, төшерегез чанадан килен бирнәләре белән кием-салымнарын! Әле аның да сезнең кебек яшисе бар бит!
Карт сүзенә беркем дә колак салмас кебек иде, салдылар, районнан килгән хәрби киемдәге кеше, Сәлимгәрәй абзыйны тынычландырып:
– Кайгырма, бабай, эчке дошман булса да, сәвит кешене тереләй күмми, өс киемнәренә үк тимәбез, кәнсәләргә илтеп куярбыз, хәзрәтне хәзер шунда күчерәбез, – диде.
Моратхаҗи ярлылар артыннан атларга ашыкмады, нигезенә утырып, ялгыз гына хәл аласы, дога кыласы, ата-баба рухын искә төшерәсе, алар каршысында гафу үтенәсе итте. Үзе белән яшәгән улларының кулына элгечтә калган киемнәрне тоттырды:
– Болары сезгә. Инде нәрсә бирим? Яшь кеше ачтан үлми. Картлык көнемдә мин әле үзем сезгә килеп егыласы. Абыйларыгызда яшәп торыгыз, ничек тә башка чыгарсыз, калганы сөйләшкәнчә: абыең миннән баш тарткан кебек, инде, Нурфаяз, син дә, әти белән юлыбыз аерылды, дип, кәмититкә барып егылырсың.
Нык кына бер сурәттә шулай дисә дә, Моратхаҗи күңелен моң басты. Кәмитит дигәннәре бүгеннән аның йортында булачак. Бер дигән алма бакчаларын нишләтерләр? Яз буе агачлар шау чәчәктә утырды. Бәрәңге буразналарында чүпнең заты юк, помидор-кыяры – чәчәктә. Болары барысы – яшь килен хезмәте. Авылда яшелчә бакчалары анда да яшь кодасында гына. Гыйльменур эшкә бик өйрәнеп килгән. Кулы кулга йокмый. Өй тирәсендә эше беттеме, арт бакчага чыгып китә дә кичкә шае керми.
И-и, ярлы-ябагайда алма-карлыганы да юк әле аның, чия-ирга кебегенең исемен дә белмиләрдер. Бала-чаганың урлап ашаганына да усалланмады Моратхаҗи, бик узынсалар гына бер куркытып алыр – төннәрен таягын тотып, алмалыкны әйләнеп кергәләр иде. Әйләндереп алган бакчаны таратмыйча бар халыкныкы итсәләр дә риза, тик менә көтү кертеп, пыран-заран китереп бетермәсеннәр генә.
Килморза, әтиләре уйлаганча, абыйларына урнашмады. Үзләреннән хәллерәк булса да, кара исемлеккә ни сәбәп беләндер керми калган хатыны ягына өмете зур иде, әтисе белән киңәшкән кичне үк, Гыйльменурны җитәкләп, Түбән урамга төшеп китте. Алар шул көннән аерым яши башладылар. Бабалары янәшәсендәге буш урынга ак мунча җиткергән иде – аларны нарат исе дә чыгып бетмәгән бурага кертте дә утыртты. Әйберләрен урнаштырышып, ишектән чыгып барганда елмайды:
– Клубта, эчке дошман да эчке дошман, эзләргә, табарга кирәк, дип, көн саен җыелыш җыйганнар иде, балакайлар, дошман дигәннәре сез булган лабаса.
Инде менә Килморза хәрби комиссариат бинасында хәрби дәрестә утыра. Бүген аның кәеф яхшы: әтисеннән дә, яшь бикәч Гыйльменурдан да уч төбе кадәр генә хат бар. Бер дә зарланып язмаганнар. Моратхаҗи картка, кулак булуына карамастан, зур эш тапшырганнар икән. Халыкны өйрәтергә осталыгың бар дип, солдат хезмәтендә булуын да истә тотып, хатын-кызга командир итеп куйганнар. Авылның бөтен куна тактасы белән уклавы җыеп алынган, ди. Атна буе окоп казытканнар да хәзер шулардан граната дигәннәрен атарга