Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

аз урын бирелгән. Анда да гомуми сүзләр белән генә әйтелгән. Мәсәлән: «Государственная поддержка профессиональных коллективов». Моның бит безнең өчен бер яңалыгы да юк. Шөкер, моңа кадәр дә театрларыбыз, төрледән-төрле оркестрларыбыз, ансамбльләребез бюджет исәбенә яшәделәр һәм яшиләр. «Проведение фестивалей, конкурсов, праздников искусств». Әйе, фестивальләр һәм бәйрәмнәрне без инде уздыра беләбез, күп очракта хәтта арттырып та җибәрергә яратабыз. Бюджет акчасының шактый өлеше шуларга китеп бара. «Введение новой гонорарной политики». «У кого что болит» дигәндәй, менә монысы – ярый торган эш. Тик ул ничек хәл ителер, анысын әлегә белгән юк. Бүген дә бөтенләй үк гонорарсыз утырмыйбыз, әмма бу мәсьәлә безнең иҗат кешеләрен бик тә борчый. Биредә мин иң элек язучыларны, композиторларны һәм журналистларны күз алдында тотам. Кыргый базар нәкъ менә аларны ыштансыз калдырды. Арабызда бер-ике акчалы иҗат кешесе бар икән, ул әле барыбыз да шундый дигән сүз түгел.

      Бер генә мисал китерәм дә шуның белән тәмамлыйм. Үткән атнада мин «Мәдәни җомга» газетасыннан узган елгы өч материалым өчен берьюлы бик күп гонорар алдым. Бер полоса тутырып басылган бер иҗат портреты өчен – 34 848 сум, икенче бер мәкаләм өчен – 21 780 сум, бер полоса шигырьләр циклы өчен 27 878 сум акча. Ул полосада 10 шигырь иде. Димәк, минем бер шигырем 2787 сум чамасы тора. 100 шигырь язсам, 270 мең чамасы гонорар алачакмын. Ул кадәр шигырьне язар өчен, бик актив шагыйрьгә дә берничә ел вакыт кирәк булачак. Әле дә яза безнең татар язучысы, әле дә түзә дияргә генә кала.

      Үземнән мисал китергән өчен, сездән гафу үтенәм һәм шуны әйтмәкче булам: «Культура и искусство» бүлеге шактый бай һәм тирән анализлы булса да, мәдәниятебезнең кайбер өлкәләре бөтенләй искә алынмаган. Ул – полиграфия, китап бастыруның торышы. Шулай ук иҗат союзлары турында да бер сүз юк. Әмма мине иң нык борчыганы – вакытлы матбугат һәм радио-телевидение. Алар турында, ни өчендер, бер генә сүз дә әйтелмәгән. Миңа калса, массакүләм информация чараларының бүгенге торышы безне бик тә борчырга тиеш, һәм ул Программада, һичшиксез, урын алырга тиеш.

      Программа матур һәм сыйфатлы итеп, китап рәвешендә чыгарылган. Бер генә татар язучысы да шушындый китап чыгарудан баш тартмас иде. Тик ул бер файдасызга чиновникларның эш өстәлендә тузан җыеп ятмасын иде, шушы китап язучыларыбызның яңа китапларын чыгаруга да этәргеч булсын иде. Шул чагында гына ул безнең өчен кадерле китап, кадерле Программа булачак!

      Кыскасы, файдалы зур эш эшләнгән, зур чыгымнар тотылган, хәзер инде, җиң сызганып, шушы Программаны тормышка ашырасы гына калды!

1996

      Ояты үзебезгә булыр!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Әгәр хәтерләсәгез, 1996 елгы бюджетны кабул иткәндә, депутатлар тырышлыгы белән мәдәнияткә, матбугатка, телевидениегә шактый гына миллионнар, миллиардлар өстәлгән иде. Без моны гомумкультурабызга зур булышлык дип кабул иттек. «Бездә дә культурага мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә башлады»,