Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

комиссий Комсомольского районного Совета города Набережные Челны, годовые отчёты отдела культуры Менделеевского райсовета и т. д. Причём до принятия рассматриваемого сегодня Закона никто по существу за утерю архивных документов ответственности не несёт. Вот поэтому наша комиссия считает, что необходимо выработать и механизм выполнения рассматриваемого сегодня документа – Закона Республики Татарстан «Об административной ответственности за нарушение архивного законодательства Республики Татарстан».

      В целом подготавливаемый проект закона отвечает требованиям времени, и наша комиссия просит утвердить его в первом чтении. Принятие настоящего Закона, несомненно, явится надёжной правовой основой для дальнейшего развития архивного дела в республике.

28 марта 1996

      Тел безне берләштерергә тиеш!

(II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгыш)

      Тел факторы төрле халыкларның тормышында төрле көчкә, әһәмияткә ия. Әйтик, татарлар шикелле үк бөтен дөньяга сибелгән яһүдиләр һәртөрле тарихи һәм иҗтимагый шартлар аркасында бүген үз милли телләренә ябышып ятмыйлар, милләтне милләт иткән төп факторга исәпләмиләр. Белоруслар белән украиннар да, мөстәкыйль дәүләт булып яшәүләренә карамастан, бүгенге көндә дә күбрәк рус телендә аралашуны уңайлырак күрәләр. Индиядә исә әле һаман да дәүләт теле – инглиз теле. Мисалларны күбрәк тә китерергә булыр иде. Ә безнең татар өчен тел мәсьәләсе яшәү белән үлемгә тиң. Телең яшәсә, халкың да яши, телең үлсә, халкың да юкка чыга. Безгә өченче вариант бирелмәгән. Милләтебез өстенә ябырылган бөтен бәлаләрне татар теленең статусы югары булмаудан күрәбез. «Әгәр татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булса, барысы да яхшы булачак», – дип, чын күңелдән балалар ышануы белән ышанабыз.

      Туган телебезнең гасырларга сузылган фаҗигале бай тарихы, бүгенге реаль хәле һәм әлегә язмышы төгәл генә хәл ителеп бетмәгән шактый томанлы киләчәге бар. Ул, чыннан да, дөньяда иң бөек ундүрт тел исәбенә керә микән? Төгәл генә әйтә алмыйм. Бу мисалны галимнәребез еш кабатласалар да, аның чыганакларын күрсәткәннәрен хәтерләмим. Аның шулай икәнлегенә ихластан ышанасы килә. Ләкин шуны гына беләм: тел ул – халыклар язмышының, халык күңеленең көзгесе. Халкыбыз нинди – телебез дә шундый. Ә халкыбызның бүгенге халәте һәммәбезнең дә күз алдында. Яхшысы-яманы да, бөеклеге-мескенлеге дә – бөтенесе бергә буталып беткән. Күпме генә үзара бәхәсләшсәк, тарткалашсак та, гаеплеләрне табарга һәм фаш итәргә тырышсак та, татар теленең язмышын, димәк, халкыбыз язмышын да, үзебезгә хәл итәсе. Ләкин моны зар елап, тиргәшеп кенә эшләп булмаячак. Шуңа күрә нәкъ менә бүген «татар теле бетә, татар теле үлә» дип сөрән салу, адым саен бер үк сүзне тәкрарлау килешми дә, хакыйкатькә дә туры килеп бетми. Алай бик батыр булгач, бу хакта иртәрәк, 20–25 ел элегрәк чаң кагарга иде. Әгәр ул вакытта дәшмәгәнбез икән, фәкать бер генә юл кала, эш эшләргә, хәрәкәт итәргә, югалтканнарыбызны эзләргә һәм табарга! Әгәр