графикада булса да, укырга да, язарга да җыенмыйлар. Икенчесе – 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү. Бу мәсьәләгә, ишетүемчә һәм белүемчә, битарафрак караш хөкем сөрә. Берәүләр артык мәшәкатьтән, эштән курка. Икенчеләр аның нәтиҗәлелегенә ышанып бетми. Өченчеләр исә бу идеяне үзләре башлап тәкъдим итмәгән өчен генә яклыйсылары килми. Кайберәүләр: «Башка елларны нишлибез соң?» – дип тә сорыйлар. Минем җавабым бер генә. Әгәр 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итсәк, бик күп эш эшләнәчәк, алдагы еллар өчен дә ныклы база әзерләнеп калачак. Әгәр конгресс бу тәкъдимне хупласа, 1998 ел барлык татарлар өчен дә татар теле елы булачак. Читтәгеләргә дә, туган телебезне җанландырып җибәрү өчен, бер этәргеч булыр иде. Конгрессның яңа башкарма комитеты бу мәсьәләне үзенең эш планына кертер һәм контрольдә тотар иде, чөнки парламентның вәкаләте Татарстан кысалары белән генә чикләнгән.
Әлбәттә, татар теле республикабызда дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсә, дәүләт төзелешенең бөтен өлкәләрендә дә ныклап кулланыла башласа, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә әйтеп бетергесез таяныч булыр иде. Һәм без моны ничек кенә булса да эшләрбез дигән эчке бер ышаныч та бар күңелдә. Әмма мине бүген читтәге татарларның, татар диаспорасының язмышы, андагы татар теленең киләчәге ныграк борчый. Татар телен анда ничек саклап калырга? Менә бүгенге төп мәсьәлә кайда!..
Бүген татар теленә мөнәсәбәт төрле төбәктән, төрле каланчадан төрлечәрәк күренә. Бәхәсләрнең дә күбесе шунлыктан килеп чыгадыр, мөгаен. Әйтик, Татарстан җитәкчелегенең татар теленә булган мөнәсәбәте үзенә бертөрле. Татарстанның сәясәт һәм хөкүмәт элитасы, нигездә, рус тәрбиясе алган, татарча бераз аңласа да, рус телендә сөйләшә, укый, яза. Әмма законнар, карарлар, программалар кабул итү юлы белән татар теленең статусын күтәрергә тырыша, һәрхәлдә, ачыктан-ачык аяк чалмый. Зыялыларыбызның да иҗат белән шөгыльләнгәннәре генә татарча белә диярлек. Техника, физика, медицина өлкәсендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Аларның да милләт җанлылары татар теле өчен, нигездә, рус телендә көрәшәләр. Ә чынында татар теленә бары тик иҗат кешеләре, филология, әдәбият, тарих галимнәре, милли хәрәкәт вәкилләре генә хезмәт итә. Аларның яшәү рәвешләре дә күбесенең татарча диярлек. Шуңа күрә аларга татар теленең бүгеннән үк дәүләт теле булуы зарур. Алар гаиләдә дә, балалар бакчаларында да, урта мәктәп белән югары уку йортларында да татарча тәрбияләнүне, татарча укытуны таләп итәләр, чөнки шунсыз туган телебезнең дәүләт теле була алмаячагын яхшы аңлыйлар. Бу – бүгенге татар халкының иң прогрессив катламы, ягъни сәясәттә дә, милли хәрәкәттә дә «погода ясаучы» кешеләр. Конгресста да, нигездә, шундыйлар катнашадыр дип ышанасы килә.
Әмма халкыбызның башка катламнары да бар. Мәсәлән, республикабыздагы авыл халкы һәрвакыт татарча сөйләште, күпчелек авылларда татарча укыды. Ләкин алар XX гасыр башларыннан ук рус теленә омтылдылар, шәһәр татарларына кызыгып яшәделәр, балаларын чит авыллардагы рус мәктәпләрендә укытырга тырыштылар. «Балам