Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

бер үк тракторлар. Телевидениенең бүгенге төп функциясе – рәсми хроника. Җитәкчеләребез кая бара, телевидение шунда. Аларның һәр адымы – экранда. Җитәкче йөрергә тиеш, тик нигә тамашачыларны да алар артыннан ияртеп йөртергә? Гомумән, хәзер матбугат битләрендә дә, радио-телевидениедә дә төп геройлар – министрлар, хакимият башлыклары, эре завод хуҗалары, акчалы кешеләр. Ә менә кызыклы геройлар экранда юк дәрәҗәсендә. Хезмәт кешесе турында әйтеп тә тормыйм. Аннары безнең Татарстан телеканалын гына караган кеше яңалыклардан дөнья хәлләре турында бернәрсә белә алмас иде. Анда дөнья хәлләре дә, күрше-тирә республикалар тормышы да яктыртылмый.

      Провинциаль телевидение булудан туктау өчен, безгә, һичшиксез, татарлар яши торган зур регионнарда корпунктлар булдырырга кирәктер. Әйтик, Чаллыда, Әлмәттә бар. Нигә әле Башкортстанда, Мәскәүдә, күрше республикаларда, Себердә булмаска тиеш. 1,5 миллион татар яшәгән Башкортстанда нинди хәлләр барганын күбебезнең беләсе киләдер, мөгаен. Башкортстан дигәннән, тагын бер әйбер борчый мине. Ике республика радиокомитетлары арасында азмы-күпме элемтә бар. Ә менә телевидениеләр арасында бернинди бәйләнеш юк. Башкорт телевидениесенең бик күп музыкаль, әдәби, тарихи, күңел ачу тапшыруларын үзебезнең экранда күрсәтеп булыр иде. Чит ил кинолары күрсәтәбез бит. Безнең тапшыруларны үзебезнең татарлар карар иде. Берьюлы ике куян тотар идек.

      Бүгенге татар тапшырулары формалары ягыннан да, эчтәлекләре белән дә шактый искерде. Алар бернинди әзерлексез, бернинди плансыз эшләнә. Кайсы гына тапшыруны карасаң да, шул ук берничә язучы, шагыйрь, берничә депутат, берничә галим. Шуңа күрә шул ук бер сүз, бер үк фикер, бер үк зар. Әйтерсең лә шул берничә кеше халык өчен җан атып йөри, тел өчен көрәшә, мөстәкыйльлегебезне яклый. Әлбәттә, болай эшләү журналистка җиңел. Тапшыруларда экспромтлар ярыйдыр ул. Әмма алдан әзерләнгән булса, ул тагын да яхшырак килеп чыга. Мәсәлән, радиодан бара торган турыдан-туры элемтәләр баштарак кызыклы гына булса да, тора-бара күңелсез бер сөйләшүгә әйләнә башлады. Тапшыру саен штаттагы сорау бирүчеләрнең мәгънәсез сораулары, әзерлексез җаваплар кадерле эфир вакытын әрәм генә итә шикелле.

      Дикторлар һәм журналистларның сөйләм культурасы турында аерым сөйләшергә кирәктер безгә. Алар татар сөйләменең иң матур үрнәкләрен күрсәтергә тиешләр. Ни кызганыч, бездә еш кына хәрефләрне дә дөрес әйтә алмаучы сакау журналистларны, ямьсез тембрлы, карлыккан тавышлы алып баручыларны экранга, эфирга чыгаралар. Телевизордан ул кимчелекләр бигрәк ачык күренә. «Миңга, сиңга, шәәр яисә шәхәр, дрматург» дип сөйләүләр нормага әйләнде. Алар ниндидер конкурс, жюри аша узалардыр бит? Алар өчен махсус курслар да оештырып буладыр.

      Кабатлаулар турында берничә сүз. Яхшы тапшыруларны, сүз дә юк, кабатларга кирәк. Ләкин аның билгеле бер тәртибе булырга тиештер. Соңгы вакытларда без фәкать кабатлаулар гына күрәбез. Бер үк сюжетлар ике телдә бер кичтә дүртәр тапкыр күрсәтелә, икенче көнне