Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

тормышка ашыруның төп компоненты – китап. Әгәр китап булмаса, бернинди дә телне өйрәнеп булмый. Бүген исә мәдәниятебезнең иң авырткан урыны – китап бастыру. Менә балаларыбызга дәреслекләр чыгаручы «Мәгариф» нәшриятының хәлен карагыз. 1997 елга нәшриятка бюджеттан 8 миллиард сум акча бүлеп бирелде. 23 декабрьгә шуның 2 миллиард 975 миллион сумы алынган. Ягъни 36 проценты. Шул сумманың 66 проценты вексельләр һәм аракы белән бирелгән. Икенче төрле әйткәндә, еллык сумманың 12 проценты гына тере акча белән алынган. Шуңа да карамастан китаплар чыккан. Әмма бу нәшриятның типографияләргә 1 миллиард ярым бурычы бар. Кәгазь, гонорарларын да исәпләсәң, 2 миллиард бурычы. Ә киләсе елгы бюджетка боларның 50 проценты гына кергән. Нәшрият бурычларын түли башласа, дәреслекләргә 2 миллион сум гына акча кала булып чыга. Димәк, укучыларыбыз тагын дәреслексез калачак. Балалар китабы бөтенләй диярлек чыкмаячак. Китапханәләрдә болай да балалар китабы бөтенләй юк. Менә бер генә сан. Республикадагы авыл китапханәләрендә, мәсәлән, бер укучы балага ярты татар китабы туры килә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, 0,54 китап…

26 декабрь, 1997

      Зәңгәр экран нигә соры?

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Кызганыч ки, радио һәм телевидениенең бүгенге хәле, андагы проблемалар турында моңа кадәр республика күләмендә бер генә тапкыр да җитди сөйләшү булмады. Хәтта матбугат битләрендә дә тапшырулар турында җентекле анализ ясаган җитди мәкаләләр, рецензияләр бөтенләй диярлек күренмәде. Бөтен сөйләшү кулуарлардан ары китмәде. Фәкать соңгы бер-ике елда гына Татарстан телевидениесенең тирән кризис кичерүе турында матбугатта аерым мәкаләләр күренә башлады. Анда да җентекле анализ түгел, күбрәк аерым хезмәткәрләрнең җитәкчелек белән конфликтлары турындагы ачык хатлары, республика җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләре рәвешендә генә иде алар. Әмма соңгы вакытта газеталарда чын мәгънәсендә борчылып, уйланып, изге теләк белән язылган мәкаләләр дә басылды. Алар коллективта укылды микән, җыелып тикшерелде микән, анализ ясалды микән? Әйтүе кыен. Ни өчен дисәң, коллективта ыгы-зыгының әле беткәне юк. Яңа җитәкчелек килүгә карамастан, коллектив бүген дә иң авыр, иң катлаулы чор кичерә.

      Гомумән, телевидение булган җирдә скандал һәрвакыт чыгып кына тора. Бездә дә, Мәскәүдә дә. ОРТдагы хәлләрне һәрберебез күзәтеп барадыр. Күрәсең, бүгенге базар мөнәсәбәтләре шуңа этәрәдер. Монда икенең берсе булырга мөмкин: акча яисә акчасызлык. Бу реклама заманында мондый хәл гаҗәп тә түгелдер.

      Шау-шу күбрәк телевидение тирәсендә барганлыктан, бүген дә сүз, нигездә, шул турыда барыр дип уйлыйм. Аннары радиодагы кимчелекләр күзгә күренми, аларны ишетеп кенә була. Радионың үзенчәлеге шундый. Әмма бүгенге татар радиосы турында да сөйләшү башларга вакыт җиткәндер. Беренче карашка, анда барысы да тыныч шикелле. Жалобалар юк, эфир вакыты буш тормый, егерме-утыз ел элек ничек эшләсә, әле дә шулай эшләвен дәвам итә. Әйбәт кенә тапшырулар белән беррәттән,