Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

елда кабул ителде. Россия дә хәзер Европа Советында. Әгәр шулай икән, ул аны ратификацияләргә тиеш булачак. Шунысын да әйтеп китик: әлеге Конвенция Россиянең телләр турындагы Законына һич кенә дә каршы килми. Безгә мондый документларны ныклап өйрәнергә, алардан файдаланырга һәм эшебездә кулланырга кирәктер.

      Ә бездә бу изге эшнең башында, барлык демократик илләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы тора дисәм, һич тә ялгыш булмас. Әлбәттә инде, тел белгечләребезнең актив катнашлыгы һәм ярдәме белән. Телгә кагылышлы иң кыйммәтле документлар парламентта кабул ителә, иң кайнар бәхәсләр парламент сессияләрендә бара. Халык депутатларын күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, парламент эшеннән канәгать булмасак та, алар үзләренең телгә кагылышлы вазифаларын ихлас күңелдән башкаралар дип ышандыра алам. Иң мөһиме, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон бар. Анда акка кара белән «татар теле – дәүләт теле» дип язылган. Ә Закон үтәлергә тиеш. Ул Президентка да, министрларга да, республикадагы гап-гади гражданнарга да кагыла. Әгәр Закон үтәлми икән, монда Законның да, парламентның да гаебе юк. Димәк, әлегә дәүләтебез, гражданнарыбыз шундый, ягъни үзебез шундый. Ләкин без Законны ничек кенә булса да эшләтергә тырышабыз. Шул максаттан парламент тарафыннан телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча Программа да кабул ителде. Анда бурычлар Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, һәртөрле оешмаларга, кыскасы, – барыбызга да аңлашылырлык итеп татар һәм рус телләрендә язылган. Эшләргә генә кирәк! Кызганыч ки, эшләү җитми. Дәүләт Советының соңгы сессияләренең берсен күбегез хәтерлидер. Без анда мәсьәләне кабыргасы белән куйдык. Дөрес, сессиядән соң матбугатта депутатларны мыскыл итебрәк язылган мәкаләләр күренүен күренде. Әмма филолог иптәшләр «парламент»ның инглиз сүзе икәнен һәм «сөйләшү»не аңлатканын яхшы беләләрдер. Депутатлар нәрсә сөйләмәс тә, нәрсә генә тәкъдим итмәс. Ә сессия утырышларының төп нәтиҗәсе: ул карар булырга тиеш. Безнең сессия карары исә шактый саллы, эшлекле һәм вакытлы булып чыкты. Бу минем генә фикерем түгел, җәмәгатьчелекнеке дә.

      Дәүләт Советы карарының кайбер урыннарын яңадан исегезгә төшереп китәм.

      «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр, закон чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссияләренә «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын бозган өчен административ җаваплылык хакында» Татарстан Республикасы законы проектын әзерләргә.

      Татарстан Республикасы Президентына түбәндәге тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә:

      – 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү турында;

      – «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыруны һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын