Рузил Фазлыев

Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи


Скачать книгу

терәк… әллә теләк булмый,

      Киңәш сорар кеше табарлык.

      Дөнья сынаулары төрле була,

      Кызык, тамаша, я еларлык…

      Аңлый алмый, сынау икәнлеген,

      Җаннарыңны тәслим кыларлык.

      «Тупик» кебек алда юллар бетә,

      Менә шунда булган алдану…

      Ак, караны бергә бутау – гөнах;

      Ерак бабайлардан калган ул.

      Әрәм булган шуңа күпме вакыт,

      Күпме савап бирә торганы…

      Гомер юлын шулай үткән өчен,

      Безгә тиеш – бүген булганы.

      Бүген шулай, ә иртәгә…

      Без яшь чакта, шулай иде диеп…

      Кышлар суык, җылы буранлы.

      Бизеберәк искә төшерәбез,

      Әллә кайчан инде булганны.

      Әйбәтерәк идек, тырышырак диеп,

      Үзебезне әллә алдыйбыз…

      Яңа буын шундый булмаганга,

      Без гаепле… аңлый алмыйбыз.

      Дин ирекле, намаз укучы юк,

      Хәмер хәзер дару шикелле…

      10 фермадан ике фермер калды,

      Калганнары тармар ителде.

      Ат сагынып яшәп булмый хәзер,

      Кеше саен «100 ләп» аты бар…

      Йортлар – клуб, анысыда аз булса,

      Берәү түгел ике каты бар…

      «Атсыз арба» белән урам тулы,

      Киң юлларда, озын «бөке"ләр…

      Килә икән акча хәкимлеге,

      Киләчәккә ниләр көтүләр…

      Без кем идек… шунда беленердә,

      Киләчәккә салган бу юллар.

      Аклануга охшаш нотыкларың…

      Кемгә якын булыр, кем тыңлар?

      Башын иеп халык яшәми

      Булсаларда төрле холыклылар,

      Күп кешегә коллык мәсхәрә…

      Күбәйсәләр башын иючеләр,

      Халык өчен авыр мәсьәлә…

      Ирек сүзен кеше аңламаса,

      Булганында тотып сатмаса.

      Көрәшүдән файда эзләмичә,

      Үзенекен генә сакласа…

      Күләгә я, җылы урын эзләп,

      Тере булып… халык булмасак.

      Берәм берәм безне манчыганда,

      Читтән курыкып карап тормасак.

      Ялагайлык, сатлык, битарафлык,

      Чәчәк ата әллә яңадан…

      Табигатьнең әнә, матурлыгы…

      Урманнарда.. кинәт яналар…

      Кеше белән кеше аерыла…

      Җыйган малын дәүләт итмәкче.

      Акылына күрә… хыяллары…

      Үзе белән алып китмәкче..

      Сугыш бетми нигә җир йөзендә,

      Череп баеганнар бетмичә.

      Үзе теләп алар китә белми,

      Бергәләшеп «ярдәм итмичә»…

      Көз кыш түгел әле

      Уйландыра торган вакыт килә,

      Көзләр белән алар парлашып.

      Җәй көннәрен ничек утырасың,

      Үзең белән үзең аңлашып…

      Көз сүзләре үзе шулай микән,

      Хис уйларны куа уята…

      Гомер буе моңсу яшәгәнне,

      Көзләр килеп бераз юата.

      Кеше иярә инде, өйрәнгәнгә,

      Уйлап тормый, соңгы булмаска.

      Өметләнеп ышанудан бәлки,

      Үз фикерен җыеп тормаска.

      Көзләр килеп, сискәндерер әле,

      Алда