Рузил Фазлыев

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи


Скачать книгу

алар эзләр генә,

      Син калдыра алган, үткәндә.

      Юанычлар алар түгел мени,

      Борчылганда гомер үткәнгә.

      Бөтенесе бергә нигъмәт кенә,

      Күңелләргә булып хәрәкәт.

      Кемнәр белә… тормыш көзләрендә,

      Шулай бәлки… килә бәрәкат…

      Стаканида

      Кемнәр соң без кайда яшибез,

      Нинди илдә нинди халыклар.

      Рәхәттән hаман туялмаган,

      Гаделлектән әллә ялыккан…

      Без күчкәнме әллә, яңа илгә,

      Гөнахлылар өчен төзелгән.

      Барсы бергә, бае, хәерчесе,

      Ярлыкаудан өмет өзелгән…

      Бөтен өмет стаканда кебек,

      Матур итеп ясап – бәйрәмнәр.

      Бөтенесе олы бер түгәрәк,

      Бәйрәм, алдауларга әйләнгән.

      Яңа канун кеше үзләштерә,

      Алдамаган кеше надан кебек.

      Стаканы – кеше сынау өчен,

      Сыйламаган кеше саран кебек.

      Түбәтәйләр кия башласакте,

      Түребездә тора… стакан өйдә.

      Без яшибез шундый гәҗәп илдә

      Исемнәре әллә Стаканида…

      Яңадан

      Яңадан мин туган кебек булам,

      Дөньялар көндә яңа кебек…

      Элек күзгә чалынмаганны,

      Яңалыклар кебек итеп күреп…

      Кире баштан, тәүге тапкыр,

      Кичерешләр килә өр яңа

      Гомер учаклары дөрли әле…

      Мәңге сүнмәс кебек, гел яна.

      Онытканнар кире искә төшә,

      Ялгышлары борчый күңелне.

      Барысыда бергә кушылалар,

      Яңа тормыш итеп бүгенне.

      Хисләр яңа, элек булмагандай,

      Онытыла кайчак чынбарлык.

      Күңел халәтедә кайвакытта,

      Онытылып, җырлар җырларлык.

      Чынлыкта, дөнья ул төрлечә,

      Ничек күңел кабул итә ала…

      Күрмәгәннәр ерак… читтә кала,

      Күргәннәре сиңа була ала…

      Печән чапкан вакыт

      Печән чапкан вакыт, җәй көннәре,

      Тигез хәтфә кебек болыннар.

      Атлар өчендә бит печән өсте,

      Йөгерешеп уйный колыннар.

      Балачаклары бит аларныңда…

      Тәүге тапкыр алар болында.

      Безнеңдә, шундый чак бар иде,

      Гомерләрнең озын юлында…

      Бөтенесе гел беренче тапкыр,

      Барысыда булган яңалык.

      Кайда алар ничек сакланадыр…

      Вакыт вакыт ала яңарып…

      Хәтер китаплары исән әле.

      Бик күпләре язып куелган.

      Юллар булып, алар өстәләләр,

      Укыр өчен алып куеннан.

      Печән өсте… аннан көзләр килә,

      Уңышлары булып, җыйганның,

      Хәләлләре күбрәк булса иде,

      Файдалары булмас, тыйганның…

      Гомер җиле

      Гомер җиле кебек тормышларда,

      Аллаhының безгә биргәне.

      Аның булган барлык сынаулары,

      Һәм күрсәткән безгә ярдәме.

      Уңай җилләр, юлны җиңеләйтә,

      Каршы иссә… кеше чыныга.

      Җилгә оча, я саклана ала,

      Хыялларда… булган чыныда…

      Абындыра