Рузил Фазлыев

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи


Скачать книгу

инде урап кайтты,

      Бушап калган урам башыннан.

      Кояш баеый, сүнгән учак кебек,

      Җылыларын җирдә калдырып.

      Караңгылык үзе салкын кебек,

      Утырасың утлар яндырып…

      Син аңлыйсын төннәр бик тиз үтә,

      Йоклап кына бары китәрлек…

      Шунысыда ямьле җәйләр өчен,

      Яллар өчен була җитәрлек.

      Әтәч тавышлары… көтү чыга,

      Караңгылык таңда тарала…

      Җәйләр генә, шул кичләре белән,

      Хәтерләрдә… истә кала ала…

      Күңелгә мунча

      Тукай безгә күптән әйткән инде,

      «Җанга мунча» дигән сүзләрне.

      Бассейннар ясый башласакта,

      Җанга караш бик аз үзгәрде.

      Керләнгәндәй кием hәм тәннәр,

      Күңелләрдә шактый керләнә.

      Күңел мунчалары булса гына,

      Пакьлана ала, кеше үзгәрә.

      Ниләр соң ул күңел өчен мунча,

      Күңел ниләр белән пычырый…

      Юынмыйча …мин бик чистамын,

      Диеп йөрүчеләр очырый…

      Ихлас була алу, иң беренче…

      Кешеләр hәм Аллаh алдында.

      Кылган гөнах – утын учакларга,

      Керләр җанда, безнең янгында.

      Тәүбәләр бар олы пычырактан…

      Җомгалар бар атналар саен.

      Гыйбәдәтләр Аллаh карышында,

      Вакытын тап син белеп җаен.

      Барабыз

      Барабызда барабыз…

      Үзгәрәме арабыз.

      Барыр юллар булмагандай,

      Яңа юллар салабыз.

      Кая таба, кемнәр белә,

      Кемнәр күрә юлларын.

      Уйламыйча, аңламыйча,

      Дөрес, ялгыш булганын.

      Барабызмы, чабабызмы,

      Аргамактай узышта…

      Безнең артта беркемдә юк,

      Китүче юк узыпта…

      Кемнәргә иярәбездә…

      Юлдашларыбыз кемнәр…

      Бер файдасыз булмаслармы,

      Юлда үтелгән көннәр.

      Барабыз әле барабыз,

      Якынаймый арабыз…

      Кушылмаган җирдә йөреп,

      Аймыл булып калабыз…

      Җыр күңелдә

      Күңел никтер җырга тартыла,

      Ул чишмәдән… сусау басыла.

      Моңлы җырга кереп китә кеше,

      Кайгы төшкән чакта башына…

      Берәү җырлый, берәү тыңлый ала,

      Кемгә ничек сәләт бирелгән.

      Сагынуларга җавап, җырын суза,

      Ерак чакта туган җиреннән.

      Күңел дулкыннары очырышып,

      Йөрәк тибешенә кушылыр.

      Хисләр җебе белән тоташтыру,

      Җыр булуга сәбәп шушыдыр.

      Үзе көе, үзе дулкынында…

      Һәркемнеңдә якын җырлары.

      Кәеф ачкычыдай булып кала,

      Кеше күңелендә җыр бары…

      Кабатлана алар эчтәлектә…

      Ләкин төрле – төрле моңнары.

      Ишетелә алмый hәркемнеңдә,

      Күңелендә туган җырлары…

      Бер күңелдә, җырлап, тыңланып,

      Бер күңелдә генә моңланып.

      Җырлангандай гомер җыры кебек,

      Ишетелә ала соңланып…