Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

Җитмәсә, аның карынында ике җан бар. Шушыларны тапмаса, Тумәрәс ырудан калачак. Хәзер инде аның мәйданнарга чыгып батыр сайлар мәле үтте, ә җенси теләген канәгатьләндерү өчен генә ул ир заты белән якынлык һичбер вакыт кылмады һәм кылмаячак! Шул чакта аның сизгер колагы бүре улаган тавышны ишеткән.

      Бүреләр… Күптән ишеткәне юк иде аның бүре тавышын да. Корылык башлангач, алар да ташлаган иде даланы. Күрәсең, болары да узгынчылар гынадыр, ыруның калган малына ияреп килгәннәрдер.

      Ыру берни белми йоклый. Көндез сусаудан, көйдергеч кояш нурыннан әлсерәгән адәм үле кебек хәрәкәтсез. Су эзләп йөргән бу далада бүре аларның беренче очраган тере җан иясе.

      Тумәрәснең йөрәге бер ярсып тибә, бер тынып, төнге тынлыкка колак сала: Ходайдан җибәрелгән котылумы, кырылу-бетү чарасымы бу?! Бүре көтүе ишлегә охшаган, әгәр алар актык дөянең башына җиткәннән соң үзләренә ябышса?..

      – Аһ, Тәңрем, ярдәм ит, зиһенемне яктырт, акылыма ачыклык бир! Нишләргә миңа, нишләргә?.. Карынымдагы сабыйлар тумаса, ыруым корыячак, сусаудан хәлсезләнгән ырудашларым бала табудан узганнар… Алар… бер-берсенең канын эчеп, сусауларын басар чиккә җиткәннәр. Аһ, Тәңрем…

      Тумәрәс кара төндәй күзләрен тагы кара төннең кара төпкеленә төби, ялтыраган ут нокталары якынайган саен күбәя, улаулары да тынды хәтта, ит-кан исе тоялардыр, ахры. Йа Рабби!.. Әнә дөя торган җиреннән кире гөрселдәп җиргә ауды. Йөрәгеме ярылды урталай?!

      Тумәрәснең дә йөрәге, әгәр берәү булса, ярылыр иде, юк шул: анда өч җан. Ә бүреләр һаман якынрак килә, кыршау булып камый ике дистәдән дә аз калган адәм өерен.

      – Шулай ук соңгы чарага мөрәҗәгать итәргәме, аһ, Тәңрем?! – Тумәрәс ашыгып җиргә тезләнде, башы белән өч тапкыр җиргә кагылды, авызыннан кайчандыр ишеткән, ләкин беркайчан да әйтеп карамаган татран-арбау яңгырады, шулчак бүреләр дә, түземен җуеп, корбаннарына тәүге һөҗүмгә ыргылды, ләкин адәм дигәннәре зур йомры ташлар булып чыкты, ә бердәнбер дөя үлеге янында үзләренең токымдашы күк яллы ана бүре ята иде…

      Күксу, кулын күтәреп, оныгының шомырт кара чәченнән сыпырды, ә Барсынбикә аңа сыенды:

      – Оләсәй, Тумәрәснекедәй көчем булса, бу баланы мин ирекле кошка әверелдерер идем!

      – И бала…

      – Оләсәй, Тумәрәс бүреләр белән киткәндер, әйеме?..

      – Бар, уйна, анысы соңрак.

      – Уйна дип, мин бит инде… үзем оләсәй!

      – Беләм, шуңа да әйтүем: уйна.

      – Аңламадым, ничек инде…

      – Бар, бар… Ярый әле исемеңне алыштыргансың. Алыштырмасаң, рәнҗеш сине күптән юллап тапкан булыр иде!

      – Син… – Нидер сорарга теләгән иде, әтәч кычкырды, Фәүзия-Барсынбикә күзләрен ачты. – Аһ! – Күргән төшенә гаҗәпләнеп, Фәүзия торып утырды. – Нәрсә булды бу?! Төшме, әллә бала чагындагы хатирәме яңарды? Фәүзия сәкенең икенче очына карады: Сибгат юк, кайтмаган. Карт бүре… Раузага ияләнгән дигәннәре чындыр, ахры.

      Дулкынланып, куллары калтыранган хәлдә, Фәүзия комганына үрелде: Раузадан ничек биздерергә бу карт алашаны?

      Ихатаны чыгып, тәһарәт алырга да өлгермәде, өй ишеге ачылды. Аннан килененең