Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

шактый калкып торган ташка иелде. Кулы шоп-шома каты нәрсәгә тиде. Тукта, ташмы әллә… Кинәт эсселе-суыклы булып кулын тартып алды, бәй, баш бит бу, баш сөяге. Баштагы каушау үткәч, ул сөякне каплап коелган яфрак арасыннан өскәрәк калкытты; шик юк, бу сөяк адәмнеке. Тип-тигез булып тезелгән менә бу тешләренә караганда, бу хатын-кыз башына охшый. Күрәсең, бу башның җаны чыкканга күп тә үтмәгәндер: тешләре дә ап-ак, мәрҗән кебек тезелеп торалар. Шулчак Һашим кинәт артка чигенде, зиһене томанланып, башы әйләнеп китте: баш әйтерсең лә кинәт җанланды, ул шул тип-тигез, мәрҗән кебек тезелгән тешләре белән… Гөлбану булып елмайды…

      – Тәүбә, тәүбә! Юк, юк! – Һашим, артына әйләнеп карарга да куркып, килгән ягына ташланды. – Мираж, мираж! – дип кабатлады аның агарган иреннәре. – Хәзер менә кайтып җитәр дә Гөлбануын күрер, тере килеш, озатканда күргән моңсу карашы, күңелсез генә елмаюы, кызларныкыдай нәфис сыны белән бөп-бөтен, төп-төгәл килеш күрер!

* * *

      Фәүзия үзенең бүген төнлә үлек кебек йоклавына аптырап уянды. Уянгач, күргән төшен исенә төшерергә ашыкты. Күңеле тоя: аның бу төше гади төш түгел иде. Тукта, төш күрдеме ул, әллә оләсәсе Күксу сөйләгәннәрне искә төшердеме аның тынгысыз уйлар биләгән күңеле?

      – Оләсәй, нигә синең исемең Күксу?

      – Булса, аның нәрсәсе бар?

      – Тик, болай гына, сәер сымак. Башкаларның оләсәләрендә шундый исем юк.

      Фәүзия, ул чакта Барсынбикә, оләсәсеннән курка да, ярата да. Белә ул: ыру-зат тирәсендәге бөтен тормыш аның тирәсендә әйләнә: сыерларының җилене шешсә дә, сарык-кәҗәгә сырхау төшсә дә, берәрсенең баласына зәхмәт кагылса да киләләр аңа. Кайсыларын бик ихлас кабул итә оләсәсе, бу чакта аның битендәге сырлары язылып, күзләре яшәреп киткәндәй була. Кайсыберләрен тыңлый да, тыңламый да кебек. Сөмсере коела да карашы бер ноктага төбәлә. Әле бүген килделәр аңа, әйттеләр, ерактан, дип. Зур гына малайны әтисе күтәреп китерде; әнисе, күзләрен мөлдерәтеп, Күксу карчыкка бакты:

      – Зинһар, ярдәм ит, инәй… Унбер яшь малайга, үзе һаман атламый.

      – Күрәм… – Күксу «күрәм» диде, ә үзе күзләрен ачмады. – Үпкәләмә, сеңлем, рәнҗемә миңа: бу баланы дәвалый алмыйм.

      – Йа Рабби… Ничәмә зират аша, ничәмә су кичеп килдек.

      – Аңлыйм. – Шуннан оләсәсе чаршау белән бүленгән тирмәнең теге ягына эндәште: – Айбагош, мосафирларны кара, бәләкәй киленгә әйт: казан асып, аш салсыннар, үзләренә ял итәргә урын-җир әзерләсеннәр.

      – Инәй… – Күз яшьләре мөлдерәп аккан хатын янә Күксуга эндәште. – Бөтен өметем синдә иде, инәй.

      – Аңлыйм. – Күксу шунда гына күзләрен ачкандай булды. – Тыңла: әгәр бу зәгыйфь улыңны савыктырсам, өйдә калган өч улыңа, мал-туарыңа зыян килер. Ыруыгызга төшкән каргышны шушы баланың чире тотып тора.

      – Йа Рабби!.. – Хатын башын түбән иде, ире тамак кырды. Малай, берни аңламаган күзләрен чылт-чылт йомып, бер әтисенә, бер әнисенә карады.

      Күксу тагын күзләрен йомды:

      – Малайны рәнҗетмәгез, тамагыннан өзмәгез, яхшы мөгамәләдә булыгыз.

      – Хәергә