Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

Менә Барсынбикәсе үлсә нишләр Диңгезхан? Хатын гына түгел шул аңа Барсын. Диңгезханның кичергәннәре, башыннан үткәргәне, күргән-белгән, кылганы башка берәүнең күкрәгенә сыярлыкмы? Сыйдырса да, шушы Барсынбикә генә. Барсынбикә кулыннан агу эчәргә дә риза Диңгезхан, тик яшәсен генә үзе, Диңгезханны төннән караңгы уйлары, уттан да эссе йөрәге белән бергә-бер калдырып китеп кенә бармасын…

      Дүртенче көнне, ниһаять, күзен ачты Барсынбикә. Күзен ачу белән янында тораташ кебек катып торган Диңгезханга эндәште:

      – Теге чак сез… волос түрәләренең балаларын да… суеп чыктыгызмы?

      – Барсынбикә!

      – Сорауга җавап бир!

      – Барсынбикә… тубылгыдай синең токымыңнан, кычыткан тамырыдай таралган минем токымымнан… кемнәр калды соң кырылмый?! Канга кан белән җавап бирмәгән дошманны күргәнең бармы синең?!

      – Каргыш тора безнең өстә, Диңгезхан! Каргыш! Мин… шуны күрдем…

      Шуннан тагын аңын югалтты Барсынбикә. Соңрак җайлап савыга, торып утыра башлады. Беркөнне әзрәк ит шулпасы эчте. Шуны эчкәч, Диңгезханны янына утыртты:

      – Мин монда калырга риза, – диде ул. – Өй салырга урынны үзем күрсәтермен. Тик… – Барсынбикә кинәт яулыгын сыпырды, Диңгезхан аның бөртеге дә калмый агарган чәченә шаккатырга да өлгермәде, хатыны уктан очлы карашы белән бәгырен көйдерде. – Моннан соң, – диде Барсынбикә, башыңны минем мендәргә төртәсе булма! – Шуннан ул коры сөяккә калган ияген сәкедә яткан пычакка ымлады. – Пычакны аны, хатын булсак та, без дә күтәрә беләбез.

      Диңгезхан, телсез калып, Барсынбикәгә карады: юк, юк! Ул түгел! Кайда аның тирә-як байлар белән ярышып, бер көтү ат биреп, типсә тимер өзәрлек егетләрне бәйгедә, көрәштә җиңә алган, сылулыгы, сөйкемлелеге белән дан тоткан Барсынбикәсе?! Аның каршысында ап-ак чәчле, сап-сары йөзле, алашаныкы төсле чыгынкы яңаклы, сүнгән күмердәй җансыз күзле, уртлары эчкә баткан карчык утыра.

      – Барсынбикә! – Коты алынган Диңгезхан, шуып, идәнгә төште, тезләнеп, хатынының аякларын кочаклады. – Барсын?!

      – Кагылма. Тор. Шулай яхшы булыр. Икебез өчен дә.

      Шушы көннән башлап алар арасында ир белән хатын мөнәсәбәте өзелде. Барсынбикә Фәүзия исемле каты куллы, каты бәгырьле хакимәгә, ә Диңгезхан Сибгат исемле аның шәүләсенә, өнсез колына әверелде.

      …Соңгы күз яшьләремне шунда түгеп бетердем микән дип уйлаган иде Фәүзия. Юк, калган икән әле. Саклый алмады ул Гөлбануны. Табып та өлгермәстән югалтты ул Күксылуын.

      – Тәңрем? Нигә инде мине бүген таңда сизгерлектән мәхрүм иттең? Гөлбануның капкасы шыгырдаган саен торып карый идем бит. Нигә генә бу юлы ярдәмеңнән мәхрүм кылдың, Ходаем?!

      Икенче бүлек

      Тирән үзәккә җиткәч, җил басылгандай булды. Һашим, кулындагы солдат капчыгын ераккарак ташлады да кардан әрчелгән калкулыкка чалкан төште. Район үзәгеннән чыкканнан бирле җәяү атлаган аякларының балтырлары тартышып-тартышып куйды шулчак, табаннары да ут кебек яна. Шулай да рәхәт, чак кына ятып хәл җыяр да, үргәрәк күтәрелеп, Тәңребирде чишмәсенең