Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

моны ишеткәч. Фермадагы үлгән терлекне кешенең шәхси малын җыеп капларга мөмкин булуын алар бит икәүләп уйладылар. Ихсанбай гаепле булса да, исемлеккә Гөлбануны кертүе белән генә гаепле.

      – Рауза апай… – һаман тәмләп-тәфсилләп сөйләвен белгән бу хатынга ни әйтмәкче иде әле? Хәтерең бар булгыры… – Ә, әйе… Мине сорасалар, сарык абзарларын карарга китте, диген, яме! Хәзер ат җиктерәм дә…

      – Мин бит баядан бирле сиңа шуны тукыйм. Утынга дип барган Ишмәмәтне… – Ихсанбай колагына «бүреләр» дигән сүз чалынып калды, әмма аның бер аягы эчтә, икенчесе тышта иде. Ашыгырга кирәк, туктатырга кирәк Гөлбануны! Яңарак кына сугыштан яраланып кайткан Камалетдиновка эләксә, әллә кайсы җиреңнән асып куяр. Сугышка бармаганнарны, тыл күселәре дип, яман нык яратмый, диләр…

      – Гөлбану чабынлыгын кыеклатып, яр астыннан килеп чыкканнар, ди, бүреләр. – Ихсанбай чыгып китсә дә, Рауза туктый алмый сөйләвен белде. – Ярый әле Ишмәмәт теге сары айгырны җиккән булган! Айгыр булмаса, шушы көнне Шәңгәрәй мескен ятим, Зарифа сантый ирсез кала иде. Ирсез калсаң, аңлар идең син дә ирсез хатыннарның хәлләрен. Син, мужет, икәүне түгел, өчәүне шунда ук табар идең. Артым сасык дип тормыйсың, кеше белән булышасың: апаеңның үз үлеме белән үлмәгәнен, нибары синең, җизнәңә гыйшык тотып, мунча ташына тавык тизәге ыргытып, ис тидереп үтергәнеңне бөтен дөнья белә! Ялгызлык… – Үзен жәлләүдән күңеле тәмам йомшарып, борыны җебеп киткән Рауза, итәгенең эчке ягын әйләндереп бер сеңгерде дә, тәмам тынычланып, эскәмиягә сузылып ятты. Гәүдәсенә күрә шактый бәләкәй күренгән башын йомры беләгенә салып йоклап китте…

* * *

      Ихсанбай ат сараена барып кергәндә, Раузаның улы Хөсәен лапас астыннан чыгып килә иде. Бу, күрәсең, атларны эчерергә чамалап йөри. Эчерми торып, атны җикми киреләнер микән? Хөсәенне бу эштә ат җанлы булган өчен тоталар да бит, әнә шул сыйфаты өчен сугып җибәрәсе килгән чаклар да аз булмый.

      – Сары айгыр мондамы, Хөсәен?

      Хөсәен җавап бирергә ашыкмады, күренеп тора: сул ягы белән торган.

      – Сиңа әйтәм, Хөсәен, айгыр мондамы?

      – Сары айгырмы? – Хөсәен теш арасыннан чырт иттереп төкерде: – Ул пизди!

      Менә бер галәмәт: армиягә тиклем гади бер егет шуннан «в» авазы урынына «п» дип, кызып киткән чакларында урысча сүгенергә өйрәнеп кайтты. Берәүләр аны кайтып килгәндә поезддан ташлаганнар, шуннан шулай булып калган диләр. Икенчеләр армиядә хезмәт иткән чагында кыйналганнан шундыйга әйләнгән диләр. Кайсыныкы дөрестер инде, әмма аңа ат җене кагылуы бәхәссез.

      – Ничек инде визди, Хөсәен? Сары айгыр колхозда ничәү?

      – Йөз, мең – менә ничәү!

      Чыгырыннан чыгып кычкырган Хөсәенгә Ихсанбай шикләнебрәк карады: әллә моңа ат җененнән башка тагын башка зәхмәт кагылганмы?

      – Шаяртма, Хөсәен! Атны җик, чана минем өйдә. Районга чыгам.

      – Сорыйлар да сорыйлар… Әле генә берегез бүредән ашата язды! Псим нада! Пси просят! Юк сары айгыр, псю! – Әйткән уңаена Хөсәеннең тире туны эченнән кукишы да килеп чыкты.

      – Кем