Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

ул Алладан да, бәндәдән дә куркуның ни икәнен белмәгән Һашимны кереп кыйнап чыккан хатын… Игезәкләр кеше тел-тешенә кергәләгәнче дөньядан киткәне хәерле инде. Әлбәттә, Гөлбануны ничек тә туктатырга кирәк. Менә сиңа – юаштан юан чыккан. Һич уйламаган иде, ул хатын мондый карарга килә алыр дип, башына да китермәгән иде…

      Үз уйларыннан үзе өшегән Ихсанбай кулын мичкә терәде. Мич эссе иде әле. Рауза мичне күптән томалаган, күрәсең.

      Ихсанбай кәнсәләрендә байтак уйланып утырганнан соң, Рауза килеп керде. Үзенең колач ярым гәүдәсе белән ишектән көчкә үтте дә эскәмиягә җәелеп утырды. Ихсанбай бүген кәнсәләргә чакыртыласы кешеләрнең исемлеген язып бетергәнче, Рауза авылның соңгы яңалыкларын түкми-чәчми тасвирлап сөйләп бирәчәк. Ихсанбайның кулында каләм, бер колагы телефонда, икенчесе – Рауза авызында. Шулай гадәтләнгән.

      – Әй бу адәмне, әй бу халыкны…

      Ихсанбай тыңлап утырганын белдермичә, Рауза дәвам итмәячәк – бер-берсен өйрәнеп бетергәннәр.

      – Нәрсә булган, Рауза апай?

      – Аһ шушы Ихсанбайны… Нәрсә булды дип, миннән көлеп утырасыңмы? Соң, син силсәвитме, минме?

      – Соң инде, Рауза апай…

      – Рауза апай, Рауза апай… Мин инде, Аллага шөкер, туганнан бирле Рауза…

      – Шулаен шулай да…

      – Шулай булмый, – аның шомырт бөртегедәй күзләрендә хәйлә галәмәте уйнап үтте, – мин бит әтиең белән әниеңнең сине җитәкләп, кирәк-яракларын ике тәгәрмәчле арбага төяп, Тирәклегә килеп кергәннәренә тикле хәтерлим. Әйе, әйе! Авылда беренче очраган кешеләре мин булдым. Совет йортын да мин күрсәттем аларга. Җизнәң бүләк иткән теге алтын балдак югалмаган иде әле ул чакта. Әйе, әйе! Башка бармакларыма ярамагач, уң кулымның чәнчә бармагына кигән идем шуны…

      «Җизнәң бүләк иткән алтын балдак» Ихсанбайны әллә кайчан туйдырган, туйдыру түгел, гайрәтен чигереп бетергән. Шулай да түзә Ихсанбай, Раузаны туктатмый, чөнки белә: ул моннан утыз ел элек узгынчы бер татарны йортына кертеп, шуның белән бишме-алтымы ай яшәгән дәвереннән бер баласын – Хөсәенен – һәм алтын дип алдап биргән, шуның аркасында урлаткан балдагын сөйләмичә ары китмәячәк. Ярый ла сүзенең башы балдак белән генә бетсә? Әгәр дә шул татар белән Кызыл Мәчет базарына барганын, шунда аерылып, бер-берсен югалтып, ялгыз кайтканын сөйли башласа? Ә балдагын урлату вакыйгасына керешсә, үзе бер кыйсса, үзе бер хикәят. Шәһризадәнең әкиятләре бер читтә торсын. Күрмиме икәнни бу хатын Ихсанбайның бүген кәефе юк икәнен? Туктарга уйламый да бит ичмасам! Әнә аякларын тагы да киеребрәк утырды. Җәелде. Арты эскәмиягә ябышып калыр инде, болай булгач… Ихсанбай, ул сөйләгән арада, буш урын табып, сүз кыстырып калырга, тегенең игътибарын читкә юнәлтергә ашыкты:

      – Мичне әйбәт яккансың… – Түрәнең мактавына барометр кебек сизгер Рауза моны шунда ук эләктереп алды. Ихсанбай, ниһаять, иркен тын алды.

      – Кызу ягам да ул ягуга, Ихсанбай энем. Ягам, ул ягын… – үзенең үтә дә тугры хезмәт итүен телгә алырга форсат чыгуына куанудан Раузаның иреннәре калтыранды. –