Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

Гөлбану кирәк!

      – Бирәм Гөлбануны, ал!

      – Алдыйсың!

      – Ант итәм, чып-чын! Түлке синнән мәгәрич, Шарик!

      – Мәгәриш?! Алдашмыйсыңмы?

      – Менә инде, ышанмыйсыңмы? Алдашсам, баскан җиремдә җир упсын, аяз көндә яшен атсын!

      Бу сүзләрне ишетү белән, Шәңгәрәй, Һашим басып торган җир убылып, мин дә төшеп китмим диптер инде, читкәрәк китә, муенсыз башын күтәргәндәй итеп, күккә карап ала.

      – Алайса, оштым! – Табан ялтырата Шәңгәрәй. Инәлеп, тәкатен корытып, атасыннан бер яртылык акча ала да кире Һашимга йөгерә.

      – Менә сиңа акша!

      – Та-ак… Барып карыйк әле лавкага. Түлке син шушында гына утырып тор, көт.

      Көтә моны Шәңгәрәй. Һашим моның янына байтак вакыт үткәч кенә килә.

      – Әй, Шәңгәрәй, дус кеше! Акчаң җитмәде бит яртыга!

      – Инде нишлим?

      – Нәрсә эшлисең… Бичәле буласың килсә, атаңның сакалыннан тотып селкетсәң селкетәсең, ну акчасын чыгартмый туктамыйсың!

      – Һы-ы-ы… Күп кирәкме?

      – Күп дип, әйттем бит инде: бер яртылык.

      Тагын йөгерә Шәңгәрәй мескен. Канәгать Һашим өенең ишеген очырта язып ачып керә.

      – Кәлә-әш! Мин сине Шәңгәрәйгә бер яртыга сатып эчтем! Ха-ха-ха!

      Гөлбану гына көлми дә, еламый да. Каткан аның күңеле. Корылык елдагы чатнап, яргаланып яткан туфрак кебек, көлсу җиргә әйләнгән аның җанкайлары…

      Шушы хәлдә озатты сугышка да ирен Гөлбану.

      – Ярый, кәләш, – диде Һашим, ишектән чыккан чагында, – тормыш булгач, – Гөлбануга бу алыптай гәүдәле, уйнаган кебек кенә яшәгән кешенең кинәт оялчанланып, юашланып китүе сәер тоелды, – төрле чаклар булгандыр. Үлмәсәм… кайтырмын… Малай ясый алмый киттем бит, мөгаен, кайтырмын. – Шуннан ул аптыраулы карашын үзенә текәп торган кызына иелде: – Әниеңә булыш, син зур үстең инде!

      Озатучылар төркеменең иң азагында барды Гөлбану. Болай гына барды. Ирен озату нияте белән дә түгел, ил өстенә төшкән хәсрәтне ил белән уртаклашу өчен генә барды…

      Сугышка ул ирен жәлләми җибәрде дә бит, ә кызын? Бу афәт аның бердәнбер кызын йотмакчымы? Балаларын җибәрмәгән ата-аналарны хөкемгә тарттыралар, хәтта хөкемгә тарттырылучылар арасында унөч яшьлек кызлар бар. Мәдинәсе бигрәк бала гына бит әле, чирләшкә генә. Әнисе булса, мөгаен, бер чарасын күрер иде. Юк бит Гөлбануның таянычы…

      Ә эңгер төшеп тә килә. Табага төшеп эрегән сары майдай, кояш инде үзе бая ук югалды, күк йөзенә аннан калган кызгылт нурлар гына таралды. Тау башында үскән әнә ул каеннарны шул нурлар пешерә, өтә төсле. Гөлбану йөрәгендә дә шундый ук ут. Кояшмы пешерә аны, әллә оятмы? Урам уртасында иләс-миләс торган Гөлбану янына шулчак Мәдинәсе йөгереп килде.

      – Уф, котымны алдың, нәрсә ул?!

      Мәдинәнең кара-кучкыл бите кызарып киткән, ике чигәсе пешкән чиямени!

      – Кем бирде?

      – Бирмәде, үзем тоттым. Утаудан кайтышлый, су керергә туктаган идек…

      – Шуннан ничек итеп тоттың?

      – Куып! Әй шәп кача!

      – Аһ-аһ, шамбы икән шул… һаман тере…

      – Хәзер без