Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

дә, әрләргә дә сүз тапмады.

      Туры өенә кермичә, болытлы төндә карага әйләнгән Акъелгага төште Гөлбану. «Шикләремне… гөнаһымны агызып алып китсәң иде, су!» Җирдәге пычракны агыза да бит ул, эчтәге пычракны нәрсә белән юарга? Әгәр дә Ихсанбай аны көчләсә, Гөлбануга, бәлки, бу кадәр дә кыен булмас иде. Ә ул, Гөлбану, шушы каһәрле, урланган очрашудан моңарчы татымаган рәхәт кичерсен әле… Кеше түгелдер ул, хайвандыр… Ә бәлки, болар бөтенесе дә төш кенәдер? Менә ул уянып китәр дә куркыныч төш күргәнлектән берәрсенә сәдака бирер…

      Мәдинәсен ул чакта хәтәр эштән алып калды калуын Ихсанбай. Гөлбануның кичергәннәре куркыныч бер төш кенә булмады: Гөлбануга ул игезәк малайлар сыйфатында чынбарлык булып әйләнеп кайтты. Бу хәл Һашимның сугышка китүенә – ун, Ихсанбай белән очрашуына тугыз ай үткәч булды.

* * *

      Язмыш, ахры, Гөлбануны гүргә кермичә тынычландырмаска итә. Башка беркемнеке дә түгел, аның сыерын тартып алалар. Сыер, сыер… менә бу чаклы сабыйларны ансыз ничек үстерермен? И Тәңрем, шулай сабыйларымның авызыннан соңгы ризыкны тартып алырсыңмы икән?! Гөнаһлы булсам да, бер мин гөнаһлы бит! Төн чыкканчы бик күп уй үтте Гөлбану башыннан. Һашимга да, Ихсанбайга да уйлары әллә ничә кабат әйләнеп кайтты. Беренчесе берни булмагандай, малайларым дип, хат язып ята, икенчесе башта очрашу таләп итеп йөдәтте. Соңрак, Гөлбануның корсагы беленә башлагач, исәнләшми, урап үтә, эштә юкка-барга бәйләнә торган булып китте.

      Хөкүмәткә түләвегез бар дигәнгә дә аптырый Гөлбану. Һашим эчүен эчте, ләкин иң элек хөкүмәткә бурычын түләр иде. Үзләренең май-каймак ашап утырганын хәтерләми дә Гөлбану: булган ризыкларын кырып-себереп тапшырып тордылар. Почмакта мыш-мыш килеп йоклап яткан әнә ул ике сабый, бәлки, Ходайның аңа җибәргән җәзасыдыр да, тик Гөлбануның аларны бер дә югалтасы килми бит әле. Күзгә күренсә, тавык чебеше дә жәл, болар бит адәм балалары, Гөлбануның үз чәчкәләре. Гөнаһын күтәреп, табуын тапкач, ничек кенә ачтан үтерсен?!

      Гөлбану кинәт бер карарга килде: район түрәләренә барачак ул! Сыер таптырып килгән әнә ул упалнамучтан башка да кешеләр бардыр әле. Берсе аңламаса, берсе аңлар, берсе тыңламаса, берсе тыңлар…

      Балалары белән хушлашты да таңнан ук торып юлга чыгып китте Гөлбану: бер түгел, кырык биш чакрымны үтәр, ләкин дөреслекне тапмыйча кайтып кермәс.

* * *

      Ихсанбай йокысыннан бастырылып уянды. Төшен хәтерләргә тырышып, күзен ачмый гына зиһенен тупларга тырышты. Тукта, тукта… Гөлбануның үземе, әллә кызы Мәдинәсе кудымы аны? Әйе, әйе… Ихсанбай әйләнеп, сугыйм гына дигән иде, кызыкай кызыл үгезгә әйләнде дә куйды. Китте шуннан алыш, китте көрәш. Җитмәсә, ябырылып, көчекләр тарткалый башлады чабуыннан, аларын тибеп очырам дигәнче, көчекләр юк булды – алар урынында Гөлбануның игезәкләре, имеш. Икесе дә букча асканнар, хәерче киемендә. Кулларын Ихсанбайга сузганнар да: «Бир», – дип ялварып баралар. «Бирдем бит!» – ди Ихсанбай, качмакчы була, ә алар килеп тагы да чабуына ябыша…

      Ах-ха-ха… – Ихсанбай үзе дә сизмәстән тавышлы итеп көрсенде, «Атаем, ахры, мине сугыштан алып калмады, ә тәмугка салды…» –