Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

кайталар…

      – Ы!

      – Нигә? Нигә тыңламыйсың, Шәңгәрәй?!

      – Кызыңны кәләс итеп бирмисең бит үзең…

      – Бирәм, Шәңгәрәй, бирәм.

      – Кашан?

      – Менә көн генә җылынсын да…

      – Кишә дә су-сулай дигән идең…

      – Шуннан мин нишләтим? Әйт әнә буранга, дуламый торсын!

      – Ярар, шыгам… Тик кызыңны Габделәхәткә биреп куйма!

      – Ярар, дидем бит.

      – Мин матур, Габделәхәт алама!

      – Әйе, Шәңгәрәй, син матурсың.

      – Уңганмын!

      – Уңгансың, Шәңгәрәй.

      – Акыллымын.

      – Акыллысың, Шәңгәрәй.

      – Кызыңны ыстубы бирәсең!

      – Бирәм, Шәңгәрәй, әйттем бит!

      – Мин оштым, Сәһәрбану апай! Абзарны виш көрәп шыгарам, шушкаларыңны да көрәп түгәм!

      – Ай, шакшы Шәңгәрәй! Тиеп кенә кара чучкаларга! – Шәңгәрәй артыннан ишек ябылырга өлгерми, Шәһәрбану сырмасына ябыша – булыр бу әкәмәт кешедән, карап тормасаң, туңдырып үтереп бетерер хайваннарны.

      Төтенгә, буранга, юклыкка, хәсрәткә чәчи-чәчи, көннәр бер-бер артлы үтә торды. Теге хәерсез Сабантуй көненнән соң Гөлбануның күңеле сулып, сүнеп калды. Ярый әле янында Габделәхәт бар. Кич булса, тальян гармунын алып, сагышлы моңга тулы җырларын суза:

      Агач чүлмәк, авызы тар,

      Пешә солдат ашлары…

      Кошлар очып җитмәс җиргә

      Китә солдат башлары.

      Гөлбану да, Шәһәрбану да, һәркайсысы, үзенчә моңланып, җыр тыңлыйлар. Шәңгәрәйнең генә колагы да, күзе дә идән ярыгында: ул, дөньясын онытып, тычкан аулый.

      Их, үзкәем, их, үзкәем,

      Их, үзем каен булсам,

      Их, үзкәем каен булсам,

      Син былбыл булып кунсаң…

      – Әни, нигә син бер дә әтием хакында сөйләмисең ул? – Гөлбану йөрәксенеп әнисенә карый.

      – Үлгән кешенең туфрагын кузгатырга ярамый бит, кызым. – Шәһәрбану кызының соравыннан инде ничәнче тапкыр шушы рәвешле тайчана.

      – Үлгән кешене искә алырга да ярамыймы?!

      – Без бит озак яшәмәдек. Ул үлгәндә, син тумаган да идең. Ул… язгы ташуда батып үлде. Агып китте. Хәтта гәүдәсен дә тапмадылар.

      – Ул хакта сөйләгән идең…

      – Сөйләгәч…

      – Юк, ул менә ниндирәк кеше иде? Төсе, холкы…

      – Нинди дип, кеше нинди була соң? Гади иде, синең кебек иде, матур иде.

      – Ә нигә без авылыбыздан күчеп киттек?

      – Ул заманда… күпләр күчте.

      – Еракмы ул авыл?

      – Төпченмә инде, балам. Ул авылда синең бернинди зат-зәверең юк. Юк белән баш катырганчы, әнә бәйләмеңне ал, үзеңә бирнәлек әзерлә.

      – Нигә кирәк ул?

      – Бәй, син кыз түгелме? Кияүгә чыкмыйсыңмы?

      – Әллә тагы, – «кияү» сүзен әнисеннән беренче тапкыр ишеткәнгәме – колакларына ут капты Гөлбануның, – инде чыгып тормамдыр шул кияүгә.

      – Абау, иске авыздан яңа сүз дигәндәй. – Шәһәрбану кызына аптырап карады. – Ул ни дигән сүз?

      – Кеше көлдереп… Дуңгыз караучы