Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

тәмугтан котылырмын, чистарырмын дисеңме? Сүзләрем нахак булыр да өстемә олы гөнаһ алырмын дип тә уйламыйсыңмы син?

      Зарифа башкача гайрәт чәчмәде, шулай да:

      – Әллә тагы… – дип, үзен яклап калырга тырышты, – мин үзем ни… әүвәл-әүвәлдән гөнаһтан куркып кына яшәгәч, ни… Кешенең төрлесе була инде, мин ни…

      – Җитте, Зарифа! – Хатын-кызларның иң олысы каты итеп тамак кырды. – Мәет янында гайбәт сөйләү үзе олы гөнаһ.

      – Әйе, әйе…

      – Мин дә шуны әйтә алмый тора идем.

      – Аллаһы Тәгалә Шәһәрбануның авыр туфрагын җиңел кылсын, – мәетнең баш очында елап торган Маһинур әйтте моны, – күпме еллар күрше яшәп, бер-беребезгә кырын караган чагыбыз да булмады.

      Әнисен югалту кайгысыннан аңын җуярдай булып йөргән Гөлбану хатыннарның сүзен тыңлады да, тыңламады да кебек. Мәдинәсен күтәреп, кешегә аны-моны алып биреп, керә-чыга йөргән арада, ул шуңа гына игътибар итте: Фәүзия әллә без уйлаганча карт та түгел микән? Бәлки, ул һәрчак озын күлмәк, башына, күзенә төшереп, кара яулык бәйләп йөргәнгә генә карт күренәдер?..

      Шул арада мәетне өйдән чыгара да башладылар. Йөрәк майкаен сыздырып, җаннарын ут-ялкыннарда көйдереп, әнисе чыга өйдән. Башы белән түгел, аягы белән чыга. Барып кына кайтыр җиргә түгел, кайтмастай җиргә китә…

      – Аһ, аһ! – Гөлбану кулыннан баласының шуа башлавын тойды. – Аһ!

      – Баланы!.. Бир монда баланы… – Маһинур – балага, Фәүзия Гөлбануга ябышты. Фәүзия кинәт кенә кап-кара күзләрен Гөлбануга томрайтып текәде дә уң кулы белән җиңелчә генә битеннән сыпырды. Гөлбану шул минутта ук, бар дөньясын онытып, сабый тынычлыгы белән йокыга талды…

* * *

      Үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәре дөрес икән: Гөлбану Мәдинәсен кайчак күршесе Маһинурга калдырып, кайчак үзе белән алып фермага эшкә йөгерде, Һашимы һаман шулай шәһәрдән килә-китә йөрде. Бала туды дип, кулына алып сөймәде, килгәндә дә гел эчеп килде. Ирлек нәфсесен канәгатьләндерү белән хырылдап йоклап китте. Төшендә әллә нинди Зоялар, Людмилалар белән саташып, кемгәдер янады, кемнедер назлады. Берничә тапкыр Һашимны кертмәскә теләп караган иде Гөлбану, соңыннан үзе су эчә алмаслык булып ятты: ир көче белән тукмауның ни икәнен шунда татыды ул. Кызгандымы Һашим Гөлбануны, күралмадымы, әллә яратуы шул булдымы? Гөлбану Һашимның холкын һич кенә дә төшенә алмады. Бу хәл күпме дәвам итәр иде һәм ни белән бетәр иде, әгәр дә аны тукмаганнан соң Фәүзия карчык күрмәсә.

      Фәүзия белән Гөлбану кое янында суга барган җирләрендә очраштылар.

      – Абау, кара янгансың бит! Кем эше бу?

      – Кем булсын, ирем бар ич минем.

      – Тукта әле, ирлеген кая куярга белмәсә, күрсәтермен әле мин аңа!

      Гөлбану аңгы-миңге булып судан кайтып кергәндә, Фәүзия сәкедә кырын яткан Һашимның бугазыннан буып алган иде.

      – Үтерәм, Һашим, түземлегем бетте!

      – Ы-у-ы-ы…

      – Куйчы, инәй, нишлисең син, инәй?! – Гөлбану килеп Фәүзиянең сеңердән дә катырак кулларына ябышты.

      – Эткә – эт үлеме! Ул бит синең кискән