Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

ипләп кенә тәрәзә янына килде: абау, әтисе, башын учлары белән кысып тотып, мич каршысында утыра. Әллә елый да инде? Әнисе түр башында оекмы, бияләйме бәйли. Ачуы бугазына тыгылды Ихсанбайның, шул ачуының җиле белән килеп ишекләрен ачты:

      – Төн буе улап утырмасаң, нәрсә җитми сиңа?

      – Ычкын моннан, өтек! Ычкын сугып очырганчы! Әтиең булырга кирәк әле, маңка!

      – У, картлач… Эчкече! – Ихсанбай, кызып, аның каршысына басты, әтисе аңа каршы басарга җыенган иде, буыны тотмады – мәтәлеп барып төште.

      – Сугыштан… алтын биреп… алып калганда… әтиең, шәт, яхшы булгандыр?

      – Кычкырма! – Ихсанбайның бармаклары йодрыкка укмашты. – Мин сорадыммы синнән? Инәлдемме? Ялвардыммы?

      – Ә-ә-ә, ту-ты! – Сибгатнең иреннәре чалышаеп бөреште. – Сорамадыңмыни? Комиссиягә алып барганда, карышып, чанадан төшеп калдыңмы? Әллә мин сине бәйләп, арканлап алып бардыммы?

      – Җитте, йокла! – Ихсанбай, чигенеп, ишек яңагына сөялде. – Икенче эчеп кайтып төне буе улап елап утыр әле…

      – Үзең йокла, маңка! Миннән йокы гына киткәнме? Өер-өер малларым, көтү-көтү сыерларым, сарыкларым киткән миннән! Китик, дидем әниеңә, Төркиягә качыйк, дидем! Тыңламады… Мине шушында алып килеп, колхозга көн-төн бил бөгәргә кушты! Сиңа… ансат! Син – түрә! Ә мин…

      – Күбрәк эчеп, хан заманында югалган малыңны исеңә төшереп улап утырсаң, – Ихсанбай галош кигән аягы белән кабат учак каршысына чүгәләгән әтисенең башына төртте, – менә монысыннан да язарсың.

      Фәүзия бәйләмен бәйләвен белде, ата белән ул арасындагы бәхәскә ләм-мим сүз кыстырмады.

      Ихсанбай кире тышка чыкты. Тукта, тукта… Гөлбануның капкасы шыгырдады түгелме? Бу вакытта ни… савымчылар да тормый әле. Берәр ир килеп чыксачы шуннан. Ихсанбайга бу җитә калыр иде: ак этнең бәласе кара эткә булып куяр иде. Бәй, Гөлбану үзе түгелме соң бу? Ай шундый якты, танымаса аны сукыр гына танымас… Әнә ул урам буйлап китте, әһә, ферма тыкрыгына борылмады, туп-туры олы юлга йөгерде бит әле бу. Анасын эт еккыры… Әллә райкомга жалоба белән китте?

      – Нигә син… абзардан чыга алмаган токым үгезедәй котырынасың? – Ихсанбай янында әнисенең тавышын ишетеп сискәнде. Кай арада чыккан да кай арада килеп баскан?

      – Һы… кем котырына?

      – Бу вакытта юньле ирләр җылы түшәктә… хатыны кочагында ята!

      «Хатынның нәкъ кочагыннан чыкмый торганын алып бирдең шул!» – дияргә теле кычытса да, Ихсанбай эндәшмәде. Үкенечкә каршы, әлегә өйдә әнисе хуҗа, карт бары тик аның күләгәсе. Ихсанбай карышмый гына өенә шылды. Ярар, дип фикер йөртте эченнән, китә бирсен әле Гөлбану. Җәяүләп кая бара ул? Урыс авылы Казанка бар юлда, күп булса, шунда барып йоклар. Шунда куып җитәр аны Ихсанбай.

      Бер карарга килеп тынычлана төшкән Ихсанбайда шулчак кыргый дәрт уянды. Күп уйлап тормады, җәһәт кенә хатынының йомры корсагына атланды.

      – Ай! – Йоклап яткан хатыны, коты алынып, кычкырып җибәрде:

      – Харап… харап итәсең