Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

елгадан ташыдылар. Ә быел бәрәңгесе дә уңмады: үзе эштән бушамады, авырлы булуы да комачаулады. Сыер белән әле ничек тә ач калмаслар иде – менә ничек килеп чыкты.

      Әче җил, кыска сырмасының эченә үтеп, җанын куыргандай итте. Гөлбану адымын тизләткәннән-тизләтә барды. Кайсы тирәгә килеп җитте соң әле ул? Бәй, үзләренең чабынлыгына борыла торган сукмак түгелме соң бу? Әнә бит күк тирәк кара булып күренә, аннан күп тә бармыйсың – Торна кичүе, аннан Тәңребирде елгасының аръягында аларның чабынлыгы. Кайчандыр ул җирләрдә Шәһәрбану Гөлбануга чалгы тотарга, печән чабарга өйрәткән иде, быел Гөлбану үзе Мәдинәсен өйрәтте. Игезәкләр булмаса, печәннең эшен икәүләп тиз бетерерләр иде алар.

      Игезәкләр булмаса… Адәм баласыннан да аңлаешсыз зат юктыр бу дөньяда. Гөлбану менә үзендәге катлаулы тойгыларны үзе дә аңлап бетерми. Балаларны ул ике очракта да Ходайдан теләп-сорап алмады. Мәдинә күзенә күренгәч тә имезде дә кире урынына салды, үчти-үчти китереп иркәләп утыруларның ни икәнен дә белмәде. Мәдинәнең кырысрак холыклы булуын да үзе шуннан күрә: наз җитмәде аңа. Ә нигә әле менә бу игезәкләр өчен үлеп тора икән ул? Эштән шуларны сагынып, йөгереп кайтып керә, йокласалар, уянганнарын көтеп ала алмый йөри. Мәдинә кебек елгыр да түгел бит әле үзләре. Ашау җитмәгәч, капкорсаклы, нәзек кенә аяклы, зур авызлы җан ияләре инде. Мәгәр үзенә караган ике пар зәңгәр нур көлтәләрен күрсә, үзенең дә күңеленнән шундый ук зәңгәр нур агыла башлый. Бөтен дөнья шушы күзләрдән таралган зәңгәр нурга коенган кебек була.

      Ә Ихсанбай йөкле йөргән чагында да, сабыйлар тугач та күпме очраганы булды, туктап хәлен дә сорашмады, әйтерсең артыннан кемдер каравыллап килә. Ә инде сыерын алырга килүчеләр арасында Ихсанбайны күргәч укшыды Гөлбану. Шушы кешегә карата кайчандыр йөрткән хисләрен дә, аның белән үткәргән теге төн тәэссоратларын да – бөтенесен берьюлы косып чыгарасы килде…

      Юл тауга үрмәләде, аннан төшсәң – Тирән үзәк. Үзәкне үтүгә, таң да яктырыр. Таң атса, бәлки, артыннан берәр атлы кеше килеп чыгып, утыртып та барыр. Үр җиле әче шулай да. Гөлбану ике йомарлам корт, бер икмәк төйнәгән төенчеге белән битен каплады. Шулай итеп, бер алды, бер арты белән бара торгач, үзәккә төште. Монда тау башындагы кебек көчле җил юк, әмма бөтерелеп күтәрелә. Тирән үзәк буйлап байтак барасы бар бит әле, бөтерелгәч, буранга әйләнеп китмәсә ярый да… Гөлбануның аркасыннан ниндидер салкын калтыравык йөгереп үтте. Кызу атлагач өшемәде дә кебек, нигә болай калтыратып җибәрде әле?! Гөлбану белән мондый хәл булганы бар барлыкка, тик ул нигәдер ташкын вакытындагы агымны күргәндәй була. Төшендә дә ул, үзен йотарга килгән дулкыннарны күреп саташып, бастырылып уянганы бар. Бәләкәй чагында әнисе аны багучыга да алып барып карады. «Судан курыккан бу бала, – диде әби, – бәләкәй чагында батканы йә агып китә язганы булмадымы?» Монда ни… тып-тыныч бит. Тирә-ягында зирек шәүләләре генә чайкала. Бәй, әллә инде юлда ут та күренде? Печәнгә килгән кешеләр дияр идең – бу вакытта урлашырга гына килмәсәләр? Аннан соң, яңа чана юлы да күренмәде шикелле. Әллә күренеп тә Гөлбану үзе