Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

түгел, хәтереңне буар өчен уйлап табылган нәрсә ул.

      – Хәтерем барчы минем, – дип, ничек булса да үзен якларга тырышты Ихсанбай. – Бүген әле арифметикадан биш алдым.

      – Хәтерең булгач, син миңа җиде буыныңны, нәсел-нәсәбеңне, ил саклаган батырларны санап күрсәт!

      – Ни… бабабыз… Лилин. Әтиебез…

      – Партия…

      Ихсанбай бер әтисенә, бер әнисенә карады:

      – Минем әтием икәүмени, әни?!

      – Хәтерем бар, дисең бит, үзең уйла.

      Төштән соң аларның классы мәктәпкә барырга тиеш иде. Кикриге шиңгән Ихсанбай галстугын чишеп кесәсенә тыкты да, гадәтләнгәнчә, Гөлбануга керде. Кызыкайның битләре дә галстугы кебек балкып, нурланып яна, зәңгәр күзләре очкыннар чәчә. Ихсанбайны күрү белән, ул урыныннан сикереп торды:

      – Ленин, Сталин эше өчен көрәшкә әзер бул!

      Ихсанбайның кулы бик әкрен, ләкин барыбер күтәрелде:

      – Һәрвакыт әзер…

      Шуннан алар икәүләшеп мәктәпкә чыгып киттеләр. Мәктәп капкасына җиткәч, Ихсанбай галстугын кесәсеннән чыгарды да муенына такты.

      Ул чактан бирле күпме гомер үтте. Ихсанбай да күптән инде адәм баласының әти-әнисе бер генә булуын аңлады. Әмма бер нәрсә үзгәрмәде: кесәсендә йөргән галстуктай, уе – бер, эше икенче булды…

      Айгыр пошкыра-пошкыра тауга менеп җитүгә, җил каршыга әйләнде.

      – Инәңне… – Ихсанбай толыбына ныграк уранды, – эт талагыры нәрсә! Хет кире борыл, авызыңны каерыйм!

      Шулвакыт Ихсанбай колагына үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Бу йөрәк ярырдай иңрәүгә бихисап улау, канга сусап ырылдашкан тавышлар кушылды. Айгыр колакларын шомрайтып, кинәт үрә торды да артка чигенде. Янтайган чанадан егылып төшә язган Ихсанбай бөтен көченә чанага сеңәрдәй булып тәртәгә ябышты. Дилбегә! Дилбегәне кулдан ычкындырмаска! Ул арада баягы тавыш янә кабатланды. Бу рәвешле итеп йә җир, йә җил генә үкерә алыр, гади адәм баласы мондый тавыш чыгарырга сәләтле түгелдер.

      – Малкай! Коткар, малкай!

      Кыргый ярсу белән чапкан аты авылга якынайгач кына Ихсанбай үзенең нәрсәне кысып тотканын аңлады: мылтык икән. Әйе ләбаса: толыбы белән бергә мылтыгын да эләктереп чыккан иде бит ул! Эченә җылы йөгергән Ихсанбай шунда гына артына әйләнеп карарга тәвәккәлләде – анда бернәрсә күрерлек түгел: таң яктысы иңә барган юл ак буранда кайный. Шулай да, сакланганны саклармын, дигән Ходай, Ихсанбай калтырап торган юеш бармакларын көчкә селкетеп, ике көпшәле мылтыгын һавага төбәде…

* * *

      Фермадан кайту белән Мәдинә учакка ут якты. Суына башлаган өй казанда кайнаган су пары белән тулды. Самавырга шул кайнаган суны өстәгәч, утлыгына учактан күмер салды. Өй дә җылынган кебек булды, самавыр да җырлап кына утыра. Бәләкәчләрне инде күршесеннән кереп алса да булыр иде, тик алар керү белән ашарга сораячаклар, ә өйдә бернәрсә дә юк. Базга төшеп, тагы бәрәңге эзләп караса әллә? Уйлады да баз эченә төшеп китте Мәдинә. Менә хикмәт: эзли торгач, буралган таш арасыннан өч бәрәңге чокып чыгарды! Инде яшәргә була. Учак астындагы утны тергезеп, Мәдинә шул бәрәңгеләрне кайнар суга