Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

аркасына судан чыкмас борын ук хәнҗәр кадады Диңгезхан, шуннан соң Барсынбикәгә әйтте:

      – Шушыннан башлап, мин – Сибгат, син – Фәүзия. Малайның исемен үзгәртмәдем. Ә Күксылуны оныт: җаны җәннәттә булсын. Документлар миндә.

      – Кая китәбез? – Шул минуттан Барсынбикәдән Фәүзиягә әйләнгән хатын иренә төбәлде. – Кая юл тотабыз?

      – Еракка… Фәүзия. Болар озакка килде. Бу якларга, бәлки, беркайчан да әйләнеп кайтмабыз.

      Фәүзия тәмам уянып, күргән төшен хәтерләргә тырышты. Төш дисәң… Шул ук күренеш: артларыннан куалар… Күксылу бертуктаусыз елый. Диңгезхан Барсынбикәнең сабый тоткан кулына камчы белән сыдыра…

      – Уф! – Ул торып утырды. Сибгате учак каршысында утырган җирендә йоклап киткән. Биреште карт. Күп эчә шул, болай булса, кирәкмәгәнне лыгырдавы белән башына җитәчәк ул Ихсанбайның.

      Аталы-уллы тыныша алмыйлар. Берсе олымын дип туктамый, икенчесе кечемен дип тынмый. Нәрсә эшләргә болар белән? Ихсанбай кадерсез шулай да: әтисенең алтыннары булмаса, йөрер идең шушы көнне эчәк шулпасы эчеп…

      Фәүзиянең мал өенең кечкенә тәрәзәсеннән тышка каравы булды, аңа үзенең күңеле кебек үк шомлы, шөбһәле кара төн бакты. Шушындый төннәрнең аның сердәшенә әйләнгәненә инде ничәмә ел. Беркемгә дә, хәтта иренә дә әйтә алмаган серләрен ул төн белән уртаклаша. Адәм баласы гомеренең байтак өлешен йоклап үткәрә, ә Барсынбикә-Фәүзия йокламый үткәргән төннәре исәбенә гомерен ике тапкырга озайткан кебек… Күпме уй уйлады икән Фәүзия үз гомерендә, күпме юл үтте икән? Төркиягә чыгып китмичә, елга буйлап шушы якларга кабат килер өчен Сибгатне күндерергә күпме көч сарыф итте икән? Фәүзиянең бөтен өмете бит үзләре кичеп чыкканда баласы төшеп киткән елгада калды. Ә бәлки, Күксылу тередер? Ә бәлки, ул, елгага төшми, ярда калгандыр? Төн иде бит, караңгы иде, якында гына авыл бар иде шикелле…

      Казак далаларында беркадәр яшәгәннән соң, алар шушы якка юл тоттылар. Сибгат-Диңгезхан авыллар буйлап йөреп, киез итек басты, самавыр, савыт-саба ямады. Ихсанбайга җиде яшь тулганда, Фәүзия кайдандыр бала табып алып, авылыннан чыгып киткән Шәһәрбану исемле кыз эзенә төште. Фәүзия-Барсынбикә мең михнәтләр белән табып алган кызын гомере буе яклап яшәрмен дип уйлаган иде – юк, барыбер ул теләгәнчә килеп чыкмый. Фәүзия теләгән беләнмени – Ходай бит үзенчә боера.

      Фәүзия йомышын үтәргә тышка чыкса, зур өйнең тәрәзәләре яктырып торганын күрде. Бу ни хикмәт? Тукта, керим әле…

      Каенанасы килеп кергәндә, Сәбилә ишек төбендә чүгәләп утыра иде.

      – Ни булды, килен?

      – Аһ, эчем… Үләм! Эчем!

      – Хәзер үк түшәгеңә менеп ят!

      – Уй, кайнәм, Ихсанбай… бала…

      – Нәрсә «Ихсанбай»? Син бала таба алмаганга да ирең гаеплеме? – Ярсыган Фәүзия артыграгын әйтүдән дә тыела алмады, – зиратның яртысы синең үле тудырган балаларың белән тулган болай да!

      – Нишлим соң?!

      – Тик кенә ят! Хәзер үлән кайнатып бирәм, һичьюгы, авыртуын басар. – Күп тә үтми, Фәүзия буы чыгып торган касәне килененә сузды да түр бүлмәгә,