Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

ниндиен дә бүләксез калдыру килешмәс, – учак ялкыны аның җиңүле, масаюлы йөзен яктыртты, – моннан соң да шундый сүзләреңне жәлләмә, яме, кәләш?!

      Һашимның авыр гәүдәсе астында калган Гөлбану баягыдан да ныграк авырту тойды… Азактан ул бу җәзалау чарасына әйләнгән хәлнең исәбен-хисабын югалтты.

* * *

      Кинәт ачылган ишек сискәндерде Гөлбануны. Мәдинә икән. Кызый көлә-көлә, сөйләнә-сөйләнә чүмеч белән су алып эчте дә тагын чыгып йөгерде. Гөлбануга аның сүзләренең мәгънәсе барып та җитмәде. Атасыннан да, анасыннан да артык наз тәтемәсә дә, ягымлы, матур кыз булып үсеп килә аның Мәдинәсе. Әнисенең бүген кич үзе – Мәдинә хакына адәм ышанмаслык, әйтергә тел әйләнмәслек язык эш кылырга китәргә утырганын белсә әгәр… Аһ, ялгыша бит Гөлбану, ялгыша… Бәлки, Мәдинәне ФЗӨдән алып калуның икенче юлы да бардыр да, тик аны Гөлбану гына белмидер? Ә бәлки, артык куркыныч та түгелдер ул ФЗӨ дигәннәре? Юк, юк… Теге качак кызлар онытырлыкмы соң?! Аллам сакласын!.. Көфер, көфер уй уйлыйм…

      Буйга кечерәге чыгып киткәч, Гөлбану оегын ямап утырган икенчесенә сүз кушты:

      – Ахирәтеңнең бөтенләй көе юк, көлми дә, сөйләшми дә дигәндәй.

      – Авырлы ул, апай, йөкле…

      – Шушы кызмы?!

      – Әйе, мастер көчләде…

      – Аһ…

      – Үзенә әйтмә инде, апай. Болай да алдап-йолдап кына апкайтып барам. Үзенә кул салган җирдән алып калдым.

      – Берүк кул салмасын үзенә… – Гөлбану китабына текәлгән кызына күз салып алды, – бала ни… үсә дә китә ул.

      Кешегә киңәш бирүе җиңел дә ул… Ә үзе, Һашим белән булган коточкыч төннән соң авырга калганын белгәч, ничек елаган иде! Бәкегә төшеп үләргә җыенган иде бит. Төн иде. Башын бәкегә инде тыктым дигәндә, тәнен пеше чыбык яндырып үткәнен тойды.

      – Ай!..

      – Авыртамы? Тагы кирәкме?!

      Каршысында кыш көне яланаяк, яланөс Фәүзия карчык басып торганын күргәч, үзенең монда нигә килгәнен дә онытты Гөлбану. Гөлбануның уен каян белгән ул? Беркемгә дә бер сүз дә әйтмәгән иде бит ул… Хәтта әнисе кызының чыгып киткәнен сизмәгән иде…

      – Нишләвең бу, инәй?!

      – Сорарга рөхсәт ит: ә синең бу нишләвең?

      – Мин дөньядан туйдым… Минем яшисем килми, инәй! Бөтенесенә дә син, син гаепле! Син… син… аердың мине Ихсанбайдан!

      – Чү… Ярсыма. Хәзер үк кереп ят. Әгәр тагын бүгенге эшеңне кабатларга уйласаң, үзеңә үпкәлә: өеңә утлы кисәү белән куып кайтарырмын.

      – Мин бит… ул… Һашимнан туган баланы яратмаячакмын! Күралмаячакмын!

      – Елга күрми итек салма, кызым. – Фәүзиянең инде баштагы усаллыгы басылган иде. – Тугыз ай буе йөрәгең астында йөргән сабый үзеннән-үзе яраттыра ул. Бар, кайт, бар… Шәһәрбану уянса, коты очар…

      Нигәдер буйсынды Гөлбану. Хәлсезләнеп, изрәп киткән аякларын өенә табан өстерәде.

      Комсомолга керергә дип киткән җиреннән инде өч көн кайтмаган кызын эзләп, күз ачкысыз буранда утардан җәяүләп чыгып китте Шәһәрбану. Буш өйнең коры сәкесендә бөгәрләнеп яткан кызын күргәч, йөрәген тотып, идәнгә утырды. Эш, авыруы белән йончыган Шәһәрбану