Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

көрәш була икән – Гөлбану көрәшчеләрне карарга баскан түгәрәккә килде. Ихсанбай да шушында. Ул бик җитди, күрәсең, көч сынашмакчы. Эреләнебрәк тә киткән шикелле ул: җиденчене бетергәч, шәһәргә барып, ниндидер җирдә укып кайтты бит. Тыштан тыныч күренсә дә, кара бөдрә чәчләре астында ялтыраган зәңгәр күзләре аерым бер дәрт белән янгандай. Соңыннан гармун да тартыр инде ул, яныннан кыз-кыркын өзелмәс. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә яныннан китмәс. Үзенә төбәлеп карауны тойдымы, Ихсанбай да күрде Гөлбануны. Күрде дә шаккатты. Таныган да, танымаган да кебек. Беразга гына күзләре очрашты. Оялмады Гөлбану, керфекләрен элеккедәй аска төшермәде: ул бит бүген авылның бөтен егетләрен дә үзенә гашыйк итәргә килгән!

      Ихсанбайга Һашим белән көрәшергә туры килде. Болар – иң соңгылар, кем җиңә, шул җиңүче була. Иң соңгы мәлдә Ихсанбайга әллә нәрсә булды – Гөлбану күз ачып йомган арада Ихсанбай Һашимның астында ята иде. Һашимның уң кулын күтәрделәр. Хатын-кызлар җиңүчегә алып килгән бүләкләрен бирә башладылар. Гөлбану да янчыгын Һашимга сузды…

      Ат чабыштыру тәмамлангач, бию башланды. Монда инде урынында түзеп тора алмады Гөлбану. Үзендә шулкадәр дәрт, осталык яшеренеп ятканын, дөресен әйткәндә, ул үзе дә белми иде.

      – Шәһәрбануда бар икән бер кыз! – дигән тавышлар ишетелде аның колагына.

      – Менә сиңа йомыкый…

      – Кыз түгел, су сөлеге!

      – Ут!

      Ул көнне Гөлбануга Тирәкледән дә матур җир, аннан да бәхетле кеше юк кебек тоелды. Яшьләр белән бергәләп «Наза» уйнарга баскан чагында кемдер аның учына кәгазь тоттырып китте.

      Уйныйбыз бергә-бергә,

      Эшлибез бергә-бергә.

      Косилка, молотилка,

      Сортировка, веялка!

      Уен да кызды – ташлап китүе жәл, учындагы кәгазь дә тынгы бирми. Һашимнан гына булмаса ярый ла… Җитмәсә, янчык тоттырды бит әле шуңа. Кызыксынуы җиңде Гөлбануны. Читкәрәк китеп, тирләгән учында укмашкан кәгазьне ачты. «Гөлбану, сине су буенда, тирәкләр янында көтәм». Их, Ихсанбай! Үзе! Күпме көтте шушы минутларны Гөлбану, йөрәгенең януын баса алмыйча каеннарны кочты, ай тулса, кавышу сорады, йолдыз атылса, Тәңредән Ихсанбай күңеленә үзенә карата сөю ялварды. Ниһаять, ишетте Илаһ, иреште теләгенә Гөлбану, морадына җитте! Рәхмәтем зур сиңа, Тәңрем!

      Гөлбану Ихсанбай көткән тирәкләр янына ашыкты, үзе елый, үзе көлә.

      – Гөлбану! Кызым, тукта әле, кызым!..

      Инәлгәнгә дә, боерганга да охшаган тавыш Гөлбануны хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды, каршында башыннан кара шәле мәңге төшмәгән, ут шикелле янган кара күзләрен үзенә төбәгән Фәүзия карчыкны күргәч, Гөлбану куркып артка чигенде.

      – Кая юл тоттың, кызым? – Тавыш һаман да боерулы, буйсындыручан.

      – Мин ни… – Ихсанбайның әнисенә ни дип җавап бирергә белми аптырап калды Гөлбану, – мин ни… кайтыйм дигән идем, соң бит инде…

      – Әниең дә көтәдер, әйе, соң, кайтырга кирәк, ләкин бит авыл, – карчык ияге белән Гөлбануның килгән ягына ымлады, – артыңда!

      Бу үткен, үтәдән-үтә караучы караштан болай гына котыла