Тансулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса


Скачать книгу

Күкрәгенә сыенып үксегән баласы йөрәгенең ауга эләккән кошчыктай тыпырчынуын тойды Шәһәрбану. И бала, бала… Үз йөрәге астында йөртмәсә дә, тулгак газаплары белән үзе тудырмаса да, бар булмышы, бар вөҗүде белән ярата бит шушы баланы Шәһәрбану һәм аның тойгыларының ихласлыгына күктәге кояш та бер Ходай шаһит.

      – Ни булды, балам? Кем мыскыл итте? Кем рәнҗетте?!

      – Әни!.. – Тыела алмый, сүзен әйтә алмый Гөлбану, аның күзләреннән Шәһәрбануның ялангач муенына аккан күз яшьләре гүя яндырып, пешереп ала иде. Кайдан җыелган бу чаклы ялкын яшь кенә бер балага?

      – Сөйлә, балам, әйт… Җиңелрәк булыр. – Шәһәрбану үзе дә елый, аның ябык гәүдәсе кызын рәнҗеткән билгесез кешегә рәнҗеш белән тулыша.

      – Әни! Миңа Ихсанбайның әнисе… Фәүзия инәй… киемнәрне… утка ягарга кушты. Ихсанбайга… мине… беркайчан да, – Гөлбану, үкереп елап, җиргә егылды.

      – Фәүзия?! Бу киемнәрне?! – Шәһәрбану башта көл кебек агарды, аннан, катгый бер карарга килгәндәй булып, кызын ашыктыра башлады: – Алай икән… Тор, балам, чү! Кеше ишетер! Гөлбану Сабантуйдан мәсхәрәләнеп кайткан икән диярләр.

      Төнне әни дә, кыз да керфек тә какмый үткәрде. Ә үзләре лампага ут алып та тормадылар. Каршы йортта, Ихсанбайлар өендә дә йокламадылар – анда килен төшерделәр.

      Иртән Шәһәрбану идарә ягыннан ат җигеп утырып кайтты. Ашыгып өенә керде дә әле йокысыннан да уянмаган кызы янына килде:

      – Тор, балам. Китәбез. Күчәбез.

      – Кая?

      – Урыс утарына!

      – Нигә?

      – Чучка карарга кеше таба алмыйлар иде – риза булдым.

      – Чучка?! – Чиксез аптыраудан зураеп киткән күзләрен әнисенә текәп, Гөлбану торып утырды. – Чын әйтәсеңме, әни?!

      – Аптырама, балам, тереклекнең барысын да Аллаһы Тәгалә яраткан.

      Шул сәгатьтә үк Шәһәрбану ярсу бер кызулык белән тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта какты, барлык әйберләрен арбага төяде дә атның кабыргасына чыбык белән сыдырды.

      «Урыс утары» аларны котсыз ялгызлыгы, тирә-ягына өелгән чүп-чардан, тирес суыннан таралган укшыткыч исе белән каршы алды. Революциягә тиклем үзенең зурлыгы, басуларының уңдырышлылыгы белән адәмнең күзен кыздырып яткан бу алпавыт җире хәзер Шәһәрбану белән Гөлбану кебек ятимнәрнең борын төртер җиренә – Тирәкле авылының Себеренә әйләнгән.

      Әнә чүп-чар өеме арасында пычранып беткән Шәңгәрәй йөри. Шәңгәрәй – аның мулла кушкан, авыл Советында теркәлгән исеме. Аннан тыш бала акыллы җиткән егетне «Шарик» дип тә йөртәләр. Бу кушаматны аңа кем таккандыр, мәгәр шушы түгәрәк битле, зур башлы, кыска гына аяклы Ходай бәндәсенә исеменә караганда кушаматы ныграк ябышкан. Ишмөхәммәт-Ишмәмәтнең беренче хатыныннан туган бу малай әнисе исән чакта, урамда эт талаштырып, әби-чәбинең тавык кетәгенә кереп, йомыркасын урлап, базына төшеп, каймагын ашап, кеше көлдереп, авылда яшәде. Ишмәмәт мунчада ис тиеп үлгән хатыны урынына балдызын алгач, яшь хатын Шәңгәрәйне утарга алып килеп, Габделәхәт исемле малайның ярдәмчесе итеп бирде.

      – Әйдә,